Маңгыстау Тәҗрибәлек Ботаника Бакчасы

Маңгыстау тәҗрибәлек ботаника бакчасы 1972 елда Маңгыстау өлкәсенең Актау шәһәрендә нигезләнгән. КР Мәгариф һәм фән министрлыгының Ботаника һәм фитоинтродукцияләр департаменты карамагында. Мәйданы 37,9 га. Көнбатыш Казакъстанның сирәк һәм җирле үсемлек төрләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Хәзер бакчада ачыклык үсемлекләре, киң яфраклылар, башка төбәкләрдән китерелгәннәр, җирле флора, җиләк-җимеш, бөрмәкәйлеләр, декоратив-чәчәкле үсемлекләрнең яңа төрләре, азык культуралары бүлекчәләре эшли.

Маңгыстау тәҗрибәлек ботаника бакчасы
Маңғыстау Тәжірибелік Ботаника Бағы?
 (T)
ИлКазакъстан Казакъстан
ТөбәкМаңгыстау өлкәсе
Иң якын шәһәрАктау
Мәйдан39 га
Нигезләү датасы1972
Сайтmebs.kz
Маңгыстау Тәҗрибәлек Ботаника Бакчасы (Казакъстан)
[[commons:Category:  Маңгыстау Тәҗрибәлек Ботаника Бакчасы Викиҗыентыкта|Маңгыстау Тәҗрибәлек Ботаника Бакчасы]] Викиҗыентыкта

Юнәлешләр үзгәртү

Ботаника бакчасының төп фәнни-тикшеренү юнәлешләре: *башка урыннардан кертелгән үсемлекләрне акклиматизацияләү;

  • төрләрнең үсешен һәм аларның уңайсыз климат шартларында биоэкологик үзенчәлекләрен ачыклау,
  • интродуцентларны карау;
  • үсемлекчелекнең агротехникасын һәм аларның үрчү закончалыкларын күзәтү;
  • Маңгыстау төбәгендә үсемлекләр запасларын өйрәнү һәм аеруча кыйммәтле төрләрне хуҗалыкта файдалану; *бакчачылык һәм парк корылмаларын оештыру.

Флора үзгәртү

Бакчада 79 югары үсемлек ыругына караган 191 төр бар. Мәсәлән: Роза чәчәклеләрнең 18 төре, Астралыларның 24 төре, Ярмалылар гаиләсенең 16 төре, Кузаклылар гаиләсенең 12 төре.

Нигездә биологик таксоннарның 47 процентын куаклар, 22 процентын агачлар, 24 процентын күпьеллык үләнле үсемлекләр һәм 2,5 процентын берьеллык үсемлекләр тәшкил итә. Хәзерге вакытта бакча коллекциясендә 51 бик сирәк төр бар. Шуларның 19ы киң яфраклы (Төркестан теле, Каспий Карамаласы һ. б.); 14е җиләк-җимешле (Ледебур баданы, Недзвец алмасы һ. б.); 12се ылыслы (Зеравшан артышы, Төркестан артышы һ. б.); 6сы декоратив-чәчәкле (Кыр юасы, Коленати кыңгырау чәчәге һ.б.) үсемлекләр.

Бакчачылык һәм парк төзелеше белән бергә, ландшафт архитектурасы эшләре дә башкарыла. Хезмәткәрләр тарафыннан үсемлекләрнең эстетик бәяләренең комплекслы шкаласы, китерелгән кыйммәтле үсемлекләрне билгеләү шкаласы; Маңгыстау туфракларын системалаштыру һәм мелиорация планы; соры һәм көлсу-соры туфракның агрохимик күрсәткечләренең экспресс диагностикасы төзелгән, интродуцентларның экологик характеристикасын формалаштыру принциплары билгеләнгән. [1]

Чыганаклар үзгәртү

  1. «Қазақстан»: Ұлттық энцклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев – Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 ISBN 5-89800-123-9, VI том