Мартиникада ислам

Мартиникада азчылык дине

Мартиникада ислам (фр. Islam in Martinique, гарәп. الإسلام في مارتينيك‎) ― азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең (ингл. Pew Research Center) 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Мартиника халкының (375 мең кеше, 2021 елга) 0,2 % ын тәшкил итә. Мартиникада 1000 мөселман яши[1][2].

Мартиникада ислам
Дәүләт  Франция
Административ-территориаль берәмлек Мартиника
Бу мәкалә Ислам турында
Мартиника картада

Франциянең диңгезарты территориясе һәм регионы исәпләнүче Мартиника халкының 90 % тан күбрәге ― христианнар (86 % католиклар, 5,6 % төрле конфессия протестантлары), 2,3 % ы үзләрен бер дин белән дә бәйләп карамый. Һинд дине, Яһүд дине, Буддачылык, Бәһаи һәм Ислам тарафдарлары һәркайсы 1 әр % тан кимрәк тәшкил итә [3] [4].

Тарих үзгәртү

XVII гасыр ахырыннан французлар колониясенә әйләнгәч, утрауда ак тәнлеләр булдырган плантацияләрдә мамык һәм тәмәке үстерелгән, соңрак утрауда шикәр камышы үстерелә, аларны үстерү һәм эшкәртү өчен Африкадан күпләп коллар китерелә башлый. Коллар исәбендә утрауга беренче мөселманнар аяк баса. 1848 елның 27 апрелендә Франциядә Вакытлы хөкүмәт декреты белән колонияләрдә коллык бетерелә. Утрауга күпчелеге Һиндстан субконтинентыннан булган ялланган эшчеләр килә башлый.

1970-елларда Мартиникада Ислам җәмгыяте барлыкка килә, мөселманнарның күпчелеген Африкадан килгән гарәпләрнең нәселе тәшкиил итә [5].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Table: Religious Diversity Index Scores by Country Pew research center, 04 avril 2014, consulté le 25 mars 2020
  2. Demographics. Muslimpopulation. pewforum.org
  3. MIDDLE AMERICA & CARIBBEAN MARTINIQUE
  4. Religions in Martinique. 2022 елның 19 февраль көнендә архивланган. PEW-GRF
  5. Liliane Kuczynski. Une mosquée en Martinique. 2021 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. Archives de sciences sociales des religions, 2010-09-01