Марс Камил улы Рәмиев — ССРБ хуҗалык, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе.

Җенес ир-ат
Туу датасы 26 май 1936(1936-05-26)
Туу урыны Ташугыз, Төрекмәнстан ССР, СССР
Үлем датасы 19 август 2003(2003-08-19) (67 яшь)
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Биографиясе үзгәртү

Марс Камил улы Рәмиев 1936 елның 26 маенда Төрекмән ССРның Ташкавыз шәһәрендә туган. КПСС әгъзасы.

1954 елдан — хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә.

Хезмәт эшчәнлеген 1954 елда Ташауз шәһәрендә яшь техниклар станциясенең авиамодель эше буенча инспектор булып башлый[1].

1955 елда Казан авиация институтына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, 1961 елда Казан вертолет заводына җибәрелә, анда остадан башлап агрегат-җыю цехы начальнигына кадәр юл үтә.

Яхшы техник белемнәре һәм җитештерү тәҗрибәсе булган оста оештыручы буларак, М.К.Рәмиев 1969 елда Казан вертолет заводы парткомы секретаре итеп, ә 1971 елда КПССның Киров райкомының беренче секретаре итеп сайлана.

1978-1979 елларда М.К.Рәмиев — КПССның Бөгелмә шәһәр комитеты беренче секретаре, 1979-1983 елларда - КПССның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре.

1983 елдан М.К. Рәмиев хуҗалык эшләрендә була: ТАССРның ягулык сәнәгате министры булып эшли, аннары 1994 елга кадәр - Татар территориаль урман ягулыгы җитештерү берләшмәсенең генераль директоры.

М.К.Рәмиев зур иҗтимагый эш алып бара: 8-9 чакырылыш Югары Советы депутаты, Казан шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. 10 нчы чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты булып сайлана.

Аның хезмәт казанышлары югары дәүләт бүләкләре — өч Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм медаль белән билгеләп үтелә[2].

2003 елда Казанда вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү