Марсель Җаббаров

драма актеры, режиссер (Казан, Татарстан, Россия)

Марсель Җаббаров, Марсель Бакир (Бәкер[1]) улы Җаббаров (1947 елның 12 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә) ― драма актеры, режиссер, тәрҗемәче, драматург. 1968―1996 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, 1996—2018 елларда Казан федераль университетында эшләп килүче «Мизгел» яшьләр театрының (беренче) режиссёры. Татарстан АССР атказанган (1986) һәм халык (1991), Россия Федерациясенең атказанган (2004) артисты.

Марсель Җаббаров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Марсель Бәкер улы Җаббаров

Туу датасы:

12 март 1947(1947-03-12) (77 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә

Һөнәре:

драма артисты, режиссер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1968х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР атказанган артисты - 1986 ТАССР халык артисты - 1991РФ атказанган артисты - 2004

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1947 елның 12 мартында Татарстан АССР Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туган. 1951 елда гаиләсе авылдан Казанга күченә, балачагы шәһәрдә уза, рус мәктәбендә укый. Казан театр училищесын тәмамлаган (1968). 1968―1996 елларда Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (1988 елга кадәр Республика татар күчмә театры) эшли. 1996 елның сентябреннән 2018 елга кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2011 елдан КФУ составында) татар филологиясе факультеты базасында оештырылган «Мизгел» театр студиясе җитәкчесе.

Иҗаты үзгәртү

Театрга килгәч, үзен психологик юнәлештәге актер буларак белдерә. Шул ук вакытта ул аерым энергетикага, билгеле бер магнетизмга ия була. Роль әзерләгәндә, аңа геройларының тәртибендә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен эзләү кызык була. Актер жанрга туры килгән башкару манерасын да табарга тырыша. Беренче елларда, нигездә, уңай геройларны, интеллектуаль һөнәр ияләре ролен уйный. Моның сәбәбе ― интеллигент кыяфәте, эчке рухи дөньясы булу. Еллар узу белән иҗади диапазон киңәя һәм актер характерлы тискәре персонажлар ролен уйный башлый. Ул башкарган барлык геройларына ― уңай һәм тискәреләренә актер шәхесенең гомуми үзлекләре хас. Алар барысы да уйлый белә, аларда тышкы пафос юк, ләкин эчке рухи байлык бар, аеруча уңай геройларда. А. Дударев, М. Сторожев, С. Шәкүров, Р. Ханнанов, Д. Салихов әсәрләре буенча спектакльләр куя. [2] Заманында Тинчурин театрын стационар биналы итү өчен Мәскәүгә кадәр барып, татар артистларының күптәнге хыялын тормышка ашыруда катнашкан.

Башкарган рольләре
  • Гөлүс ― «Бөркетләр кыяга оялый» И. Юзеев,
  • Незнамов ― «Гаепсездән гаеплеләр» А. Островский,
  • Юрий ― «Июнь – җәй башы» Ю. Эдлис,
  • Халик ― «Кыр казлары артыннан» И. Юзеев,
  • Тәминдар ― «Сихерче» Н. Гыйматдинова, [3]
  • Абдулла ― «Хөрмәләрне бушлай бирмиләр» С. Җамал,
  • Утташ ― «Итил суы ага торур» Н. Фәттах,
  • Идрис ― «Мәхәббәтне сакла» Х. Төхвәтуллов,
  • Рухани ― «Кураж анакай һәм аның балалары» Б. Брехт һ. б. [4]

«Мизгел» театр студиясе үзгәртү

1996 елның сентябрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2011 елдан КФУ составында) татар филологиясе факультеты базасында ректор Рүзәл Йосыпов башлангычы белән Марсель Җаббаров җитәкчелегендә «Мизгел» театр студиясе оештырыла.[5] 2018 елдан башлап театр К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Илфак Хафизов җитәкчелегендә эшли. 1997 елның май аенда театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» дигән спектаклен куя. 1998 елда «Кырларым - тугайларым»ны, аннары «Ай булмаса, йолдыз бар», Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» әсәрен сәхнәгә куя. «Әйтелмәгән васыять» һәм «Йөрәк сере» повестьлары буенча инсценировка әзерләнгән (профессор Рифат Сверигин уйнаган). 2006 елда Татар театрының 100 еллыгына багышлап Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектаклен сәхнәләштергән. 2017 елда Әмирхан Еникинең «Рәшә» повестен сәхнәгә чыгара. [6] 2023 елда Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле куелган (режиссер Илфак Хафизов). [7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү