Марсель Таһиров (Марсель Шәрифҗан улы Таһиров) – авыл хуҗалыгы белгече, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры (2006), «Нива Татарстана» журналы баш мөхәррире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. ТР ФА мөхбир-әгъзасы. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстанның 8 мәртәбә, РФ 2 мәртәбә чемпионы.

Марсель Таһиров
Туган телдә исем Марсель Шәрифҗан улы Таһиров
Туган 21 октябрь 1964(1964-10-21) (59 яшь)
Татарстан, Әтнә районы Әйшияз авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре авыл хуҗалыгы белгече
Җефет Роза Гыйниятулла кызы, укытучы
Балалар кызы Гүзәл (1991), улы Рамис (1995)
Ата-ана
  • Шәрифҗан Таһирҗан улы, ветеринар (әти)
  • Гөлира Нури кызы, укытучы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 21 октябрендә ТАССР Әтнә районы Әйшияз авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын (1988), шул уку йортында җитәкче кадрларның квалификациясен күтәрү факультетын (1991), аспирантураны (2001) тәмамлаган.

Хезмәт баскычлары үзгәртү

  • 1988-1990 Әтнә районы Игенче күмәк хуҗалыгында баш агроном.
  • 1990-1992 ВЛКСМ Әтнә райкомында 2- сәркатип, 1- сәркатип.
  • 1992-1993 Әтнә районы «Тукай» совхоз-техникумында җитештерү буенча директор урынбасары.
  • 1993-1998 Әтнә районы авыл хуҗалыгы химиясе берләшмәсе директоры.
  • 1998-2000 Әтнә районы хакимиятендә район башлыгының 1- урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
  • 2000-2002 Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында директорның җитештерү буенча урынбасары.
  • 2002-2004 «Биовиктория» ҖЧҖ генераль директоры.
  • 2004-2006 Татарстан авыл хуҗалыгы министрының игенчелек буенча урынбасары.
  • 2006 Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында директор.
  • «Нива Татарстана» журналы баш мөхәррире.

Хезмәтләре үзгәртү

  1. Факторы и условия эффективного производства озимой ржи в Республике Татарстан (автордаш) (укыту-методик кулланма). Казан: Фән , 2009.(рус.)
  2. Озимая тритикале в Республике Татарстан (фәнни-гамәли тәкъдимнәр) (автордаш). Казан: Фолиантъ, 2009.(рус.)
  3. Возделывание озимой мягкой пшеницы в Республике Татарстан (тәкъдимнәр) (автордаш). Казан: Фолиантъ, 2009.(рус.)
  4. Каталог научно-технической продукции Татарского НИИСХ. Казан: Фолиантъ. 2011.(рус.)
  5. Яровая пшеница в Республике Татарстан (фәнни-гамәли тәкъдимнәр) (автордаш). Казан: Фолиантъ, 2011.(рус.)[1]

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • Идел буе регионында лидер булып саналучы, күпьеллык үлән орлыклары җитештерү һәм сату буенча махсуслашкан «Биовиктория» комплексын оештыру.
  • Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерү тармакларына энергияне саклаучы технологияләр кертү.
  • Авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган 20 фәнни мәкалә.
  • Милли спорт төре булган көрәшне җәелдерү буенча эшчәнлек. Көрәш буенча Татарстанның 8 мәртәбә, РФ 2 мәтәбә чемпионы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы.
  • Милли көрәш буенча Татарстан чемпионы.
  • Милли көрәш буенча РФ чемпионы.
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
  • Татарстан Җөмһүриятенең мактау кәгазе.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Институт сайтында, archived from the original on 2016-08-13, retrieved 2015-02-06 

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү