Маркис Бикмулла улы Салихов (1896 елның 15 (27) мае, Тау Иле, Яшел Үзән районы, Татарстан, Россия империясе1958 елның сентябре, Истанбул) — совет генерал-майоры, Рус азатлык армиясе эшлеклесе.[чыганагы?]

Маркис Салихов
Туган 15 май 1896(1896-05-15)[1] яки 28 май (9 июнь) 1896
Тауиле, Күгәй авыл җирлеге[d], Яшел Үзән районы, СССР
Үлгән сентябрь 1958[2] (62 яшь)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре гаскәрбашы, инструктор
Эш бирүче Штаб «Валли»[d][3]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d] һәм полковник

Тормыш юлы үзгәртү

Маркис Салихов 1896 елның 15 маенда (башка мәгълүматлар буенча 28 маенда) Татарстанның Тау Иле авылында крестьян гаиләсендә туган. 1907 елда мәдрәсәне тәмамлый, авыл хуҗалыгында эшли.

1915 елдан 1918 елның гыйнварына кадәр патша армиясендә рядовой, аннары унтер-офицер булып хезмәт итә. 1918 елның февралендә партизан отрядына керә, 1919 елда отряд Кызыл армиягә кушыла.

Салихов ватандашлар сугышында катнашкан. 1919—1920 елларда Колчак гаскәрләренә каршы Көнчыгыш фронтта рядовой булып хезмәт итә. 1920—1921 елларда — Көньяк фронтта Украинадагы төрле бандаларга каршы көрәшә. 1921 елда Полтава пехота мәктәбен тәмамлый. Укчылар бүлекчәләре белән җитәкчелек иткән. 1925 елда Ленинградның команда составын камилләштерү курсларын тәмамлый. 1932 елга кадәр яңадан укчылар бүлекчәләре белән җитәкчелек итә. Ленинград бронетанк курсларын тәмамлый. 1935 елның 24 декабреннән полковник. Украинаның Смела шәһәрендәге 58 нче укчылар дивизиясенең 173 нче укчы полкы белән биш ел җитәкчелек иткән. 1937 елның февраленнән — Киев хәрби округында 60 нчы укчылар дивизиясе командиры ярдәмчесе. 1939 елның 4 ноябреннән — бригада командиры, 1940 елның 4 апреленнән — Киев хәрби округында 60 нчы укчылар дивизиясе командиры.

1940 елның 4 июнендә Салиховка генерал-майор исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән 60 нчы тау атучылары дивизиясе командиры була, аның белән Көньяк фронтта чик буе сугышында катнаша. 1941 елның 29 июлендә Көньяк фронтның хәрби трибуналы тарафыннан читтән торып 10 ел төрмәгә хөкем ителә «сугыш тәмамланганнан соң җәза үтәү, хәрби исемне полковникка кадәр киметү һәм полк командирына кадәр түбәнәю белән». 1941 елның 24 августында Днепропетровск янындагы чолганыштан чыкканда әсирлеккә эләгә. Польшадагы Замостье лагерена урнаштырыла.

1942 елның 11 гыйнварында ССРБ Оборона халык комиссариатының Баш идарәсенең 370 номерлы боерыгы белән сугышта һәлак булган Кызыл Армия исемлекләреннән чыгарылган. Башка документлар буенча, ул хәбәрсез югалган дип саналган.

И. А. Гыйләҗев сүзләренә караганда, сугыш тәмамланганнан соң Салихов Төркиядә яшәгән, татар эмиграциясенең сәяси һәм мәдәни тормышында катнашкан.

1958 елда вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=272186006
  2. https://labas.livejournal.com/1168105.html
  3. https://web.archive.org/web/20170929074024/http://istmat.info/node/28448

Әдәбият үзгәртү

  • «Трибунал для комдивов. 41-й» // 3. Место расстрела неизвестно.
  • «Военно-исторический журнал». № 2. 1993. с. 11-12.
  • Некролог из журнала «Problems of the Peoples of the USSR»/«Проблемы народов СССР» (Мюнхен, № 1, 1958).

Сылтамалар үзгәртү