Мария Гажич (белар. Марыя Гажыч, 20 март 1860 ел, Вишера, Курск губернасы — 13 сентябрь 1935 ел, Гродно) — белорус рәссамы, реставратор, педагог, җәмәгать эшмәкәре.

Мария Гажич
Туган 20 март 1860(1860-03-20)
Курск гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 13 сентябрь 1935(1935-09-13) (75 яшь)
Һродна, Белосток воеводалыгы[d], Польша Җөмһүрияте (1918—1939)
Күмү урыны Старое католическое фарное кладбище (Гродно)[d]
Ватандашлыгы  Польша Җөмһүрияте (1918—1939)
Әлма-матер Академия Жюлиана[d]
Һөнәре рәссам, католическая монахиня
Җефет Константин Гажич[d]
Ата-ана

 Мария Гажич Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мария тимер юлы һәм Курск губернасында күперләре төзелешендә эшләгән югары вазифалы түрә Тадеуш Штановский гаиләсендә туган. Марияның әнисе, Эльжбета Нобель, швед аристократиясеннән чыккан. Гаиләдә дүрт бала булган, һәм гаилә бай яшәгән. Кышкы айларда башлыча Варшавада үткәргәннәр, җәй Аурупа буйлап сәяхәт иткәннәр. Еш кына алар Волковыск янындагы әтисенең Сегеневщину(белор.) имениесына барганнар, анда аталары Свичлос урманында аучылык итәргә йөргән.

 
Автопортрет, 1896 ел.

Хшановский балалары башлангыч белемне йортта ала, монда телләр өйрәнүгә аерым игътибар бүленә, бының өчен укытучыларны Франциядан һәм Англиядан чакырганнар. Сәнгать белемен Мария 1874-1878 елларда Варшавада Петербург сәнгатьле академиясеннән тәмамлаган Войцех Герсонның рәсем класында ала. Анда Мария Киевтан килгән ярлы табиблар гаиләсеннән Анна Билинская белән дуслаша, Анна киләчәктә күренекле поляк рәссамы, сынлы сәнгатьтә реалистик юнәлешнең ачык вәкиле була.

1886 елда Мария Парижда Юлиан академиясында укуын дәвам итә, анда укытучылары Тони Робер-Флери, Вильям Бугро һәм Жюль Лефевр була. 1886 елның декабрендә инде мәктәп конкурсында бүләк ала[1]. Нәкъ Марияның финанс аркылы соңрак Парижда Юлиан академиясендә Анна Билинская да белем ала.

Мария 1878 елда Варшавада сәнгатләрне дәртләндерү җәмгыяте күргәзмәсендә («Захэнца) беренче тапкыр чыгыш ясый[2]. Шул ук елда ул Константин (Клементий-Владимир) Гажичка (1848-1900) кияүгә чыга, аның Сегеневщины янында Тополяна имениесе була. Туйдан соң Тополянага күчеп килә.

1879 елда ул Пружаны районнан килгән билгеле поляк сәясәтче һәм җәмәгать эшмәкәре Юзеф Крашевский бүләк итеп оештырылган поляк рәссамнары әсәрләренең альбомын төзүдә катнаша.

Гродно костелы өчен эшләр галереясе үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Маліноўская-Франке Н. {{{башлык}}} // Роднае слова. — № 3. — С. 97-99.
  2. Грамыка М. В. Беларускі пейзажны жівапіс першай паловы XX стагоддзя — Мн.: Беларуская навука, 2011. — Б. 147. — 164 б. — <nowiki>ISBN 978-985-08-1348-0

Сылтамалар үзгәртү