Марат Кафиатуллин

совет һәм Россия төзүчесе

Марат Абдулла улы Кафиатуллин (1934 елның 25 июле, Уразавыл, ССРБ2019 елның 9 апреле, Казан, Россия) — совет һәм Россия төзүчесе, «„Казгражданпроект“ институты» ААҖ директоры (1977 елдан 2009 елга кадәр[2]). РСФСР Атказанган төзүчесе.

Марат Кафиатуллин
Туган 25 июль 1934(1934-07-25)[1]
Уразавыл, РСФСР, ССРБ
Үлгән 9 апрель 2019(2019-04-09)
Казан, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан инженер-төзелеш институты
Һөнәре төзүче

Тормыш юлы үзгәртү

Марат Кафиатуллин 1934 елның 25 июлендә Горький өлкәсенең Уразавыл авылында туа.

1958 елда Казан инженер-төзелеш институтын «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» юнәлеше буенча кызыл диплом белән тәмамлый.

Белем алгач, хезмәт эшчәнлеген «ГипроНИИавиапром»ның Казан филиалында башлый, анда 1971 елга кадәр эшли. Инженер, өлкән инженер, соңрак төркем җитәкчесе һәм төзелеш бүлеге башлыгы була.

1971—1977 елларда «Татаргражданпроект» институтының баш инженеры була. 1977 елда «Казградпроект» институтының беренче директоры итеп билгеләнә.

Кафиатуллин Казандагы кайбер инфраструктура объектлары һәм торак биналар проектлары авторы һәм җитәкчесе булып тора, аерым алганда, ЦУМ (1968—1973) һәм Яшьләр үзәге (1970—1973). Ул Вахитов районы КПСС райкомының административ бинасы проектын (1974—1975), Ибраһимов проспектында 14 катлы йортларның торак кварталын үзләштерү проекты (1975—1977), Татарстан урамында, 38-нче микрорайонда 111-90 серияле торак биналарны (Чуйков, Адоратский урамнары, Ямашев һәм Әмирхан проспектлары арасында, 1977—1979) һәм 53-нче микрорайонда 111-121 серияле торак биналарны (1977—1978) үзләштерү проектын эшләүдә катнаша.

Кафиатуллин эре панельле прокат бүлгечләре заводы бинасының (1958), шул исәптән металл конструкцияләрдән ясалган 300 м² мәйданлы җитештерү корпусы (1959—1960), «Казгражданпроект» институтының җитештерү бинасы (1975—1976), компрессор заводының мәдәният йорты (1977), В. И. Ленин исемендәге Республика китапханәсе бинасының (1978—1980) конструктив карарларын эшләү белән җитәкчелек итә. Институтта директор вазыйфасында эшләү белән беррәттән Казан инженер-төзелеш институтында укыту эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.

«Хөрмәт Билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән. «РСФСР Атказанган төзүчесе» (1986), «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» (1977), «Казанның шәрәфле ватандашы»[3] (1977) исемнәре бар[4]/

2019 елның 9 апрелендә вафат була, хушлашу икенче көнне Әл-Мәрҗани мәчетендә уза[5][6][7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/kafiatullin-marat-abdullovich.htm
  2. История института
  3. Илсур Метшин Казанның мактаулы гражданнарын бүләкләде. Татар-информ (30.08.2006).
  4. Биография Музей истории КГАСУ
  5. Казанның ЦУМ һәм Яшьләр үзәге проектлары автордашы Марат Кафиатуллин вафат. Татар-информ.
  6. Умер бывший гендиректор «Казгражданпроекта» Марат Кафиатуллин business-gazeta.ru
  7. Скончался Кафиатуллин Марат Абдуллович 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. — Реальное время

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү