Малайзиядә ислам

Малайзиядә ислам (мал. Islam di Malaysia) — Малайзия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Малайзия халкының (32 млн 365 мең кеше) 61,30 % ы (19 млн 839 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — 1957 елдан бирле илнең дәүләт дине. Мөселманнарның абсолют күпчелеге (99,8 %) сөнниләр (шәфигый мәзһәбе), шулай ук шигыйлар, әхмәдияләр, суфыйлар, ибадияләр бар.

Малайзиянең милли мәчете — Негара мәчете

Тарих үзгәртү

 
Җохор дәүләте(ингл.) (ал төс). 1824 ел
 
Малайзия мөселманнары Мәүлид бәйрәмендә. 2013 ел

Малайзия — сайланулы монархия идарәсе системасы булган федератив дәүләт. Ул 13 эре штаттан һәм 3 федераль территориядән тора. Ислам – илнең рәсми дине. Малайзия — күпмилләтле һәм купконфессияле дәүләт. Төп диннәр: ислам, буддачылык, даосизм, һинд дине, христианлык, сикхлар дине.

XV гасырда җирле идарәчеләр тырышлыгы белән феодаль биләмәләр Малакка солтанлыгына(ингл.) берләшә. Солтанлык барлыкка килү исламның бик тиз таралуына китерә. 1511 елда илне португалиялеләр басып ала. Алардан соң бу җирләр голландиялеләргә күчә. XVI–XVIII гасырлар дәвамында бу территориядә яшәгән Җохор дәүләте(ингл.) (1528—1855) басып алучыларга каршы көрәш алып бара. Голландиялеләр аны XVIII гасырда буйсындыра, соңрак ил инглизләр кулына күчә. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Малайзияне японнар басып ала. 1957 елда Малайзия бәйсезлек ала.

1957 елның 31 августында үз көченә кергән Малайзия конституциясе буенча, ислам илнең рәсми дине булып санала. Ил белән конституцион монархия идарә итә. Малайзия короле — Югары идарәчесе (Янг ди-Пертуан Агонг, 2019 елдан 16нчы Югары идарәче — Абдулла(ингл.)) шулай ук дини лидер һәм баш командующий булып тора.

Илнең беренче премьер-министры Тунку Габделрахман(ингл.): «Малайзия кебек күпмилләтле һәм күпконфессияле илдә Ислам дәүләтенә урын юк. Ислам дәүләте таләп итү — буш хыял»,- дип белдерә.

1988 елда илнең Югары суды илдә теократик структура түгел дигән карар чыгара.

Хокукый система кысаларында шәригать судлары да гамәлдә. Шәригать судлары мөселман малай халкы һәм башка ислам динен тотучы азчылык төркем вәкилләре арасында гаилә, никах һәм дин өлкәсендә хокуклар өчен җавап бирә. Кытайлы һәм Һиндстаннан килгән кешеләрнең эшләрен дәүләт судлары карый.

Малайзия конфедерациясенә керүче 13 федераль штат белән шулай ук король идарә итә. Ил патшасы 5 елга әлеге 13 төбәк идарәчеләре тарафыннан төзелгән солтаннар шурасы тарафыннан сайлана. Беренче (түбән) парламент король билгеләгән 69 кешедән, икенче (югары) парламент халык тарафыннан сайланган 180 кешедән тора.

 
Халыкара ислам университетының(ингл.) баш кампусы

1983 елдан Куала-Лумпурда халыкара ислам университеты(ингл.) эшләп килә. Анда дөньяви фәннәр дә укытыла.

Хәзерге заман үзгәртү

 
Путра мәчете

Малайзия халкы төрле мәдәният һәм дин вәкилләреннән тупланган. Халыкның ~60 % ын малай халкы(ингл.) тәшкил итә[2]. 1971 елдан Малай халкы вәкилләренә дәүләт вазыйфаларын биләгәндә, бизнес һәм мәгариф өлкәсендә күп кенә өстенлекләр бирелә. Сәяси тормышта Малай халкы, икътисадта элеккечә иң бай этник төркем булган кытайлар өстенлек итә, шул ук вакытта Һиндстанлы малайзиялеләр иң ярлы катлам булып кала[3].

Мөселман Малай халкы ил территориясенең яртысына якынында яши. 35 % халык — буддачылык тарафдары булган кытайлар, 5 % ы — Көньяк Азиядән булган азчылык мөселманнар.

Малайзия гражданлыгы ата-аналары икесе дә малайзияле булган балага гына бирелә. Ике ил гражданы булу Малайзиядә рөхсәт ителми.

Югары хокук ияләре үзгәртү

Малайзиядә Буми Путра (Bumi Putra) дип аталучы югары хокук ияләре — беренче сорт гражданнар кастасы яшәп килә. Малай халкы вәкиле генә Буми Путра була ала. Болар — җирле солтаннар, губернаторлар, югары руханилар. Алар бернинди салым түләми, аларның балалары бушлай белем алу хокукына ия.

Мәчет үзгәртү

 
Негара мәчете манарасы
Төп мәкалә: Негара мәчете

Негара мәчете — ил башкаласы Куала-Лумпурда урнашкан Малайзия милли мәчете. 1965 елда төзелеп беткән. Ил бәйсезлеге символын гәүдәләндерә.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү