Магнит квант саны

Магнит квант саны — кисәкчекнең импульс моменты z күчәренә проекциясе кыйммәтен билгеләүче квант саны: .

Магнит квант саны — кисәкчекнең импульс моменты z күчәренә проекциясе кыйммәтен билгели: , рәсемдә һәм өчен очрак күрсәтелгән, шулай итеп, Магнит квант саны импульс моментының фәзадагы ориентациясен тасвирлый

Магнит квант саны кисәкчекнең орбиталь импульс моментының фәзадагы ориентациясен тасвирлый һәм атом орбитале фәзадагы урнашуын билгели.

Үзлекләре үзгәртү

Магнит квант саны -l дән +l гә кадәр кыйммәтенә тигез була ала, барысы 2l+1 кыйммәт, биредә l - орбиталь квант саны. Магнит квант саны магнит моментының магнит кырына проекциясен билгели (Зееман күренеше).

Кайчакта кисәкчекнең теләгән кайсы моменты - орбиталь L, спин S, суммар J=L+S моменты проекцияләре магнит квант саны белән билгеләнә. Шул очракта туры килүче квант саннары Ml=2l+1, Ms=2s+1, Mj=2j+1 кыйммәтенә ия, спин һәм суммар моменты өчен ярымбөтен сан булырга мөмкин.

Электрик һәм магнит мультиполь күчешләре тик билгеләнгән М үзгәреше белән булырга мөмкин. Шул магнит квант саннары билгеләнгән үзгәрешләре - сайланыш кагыйдәләре (рөхсәт ителгән М үзгәрешләре) дип атала.

Квант саннары үзара нисбәте
Орбиталь Кыйммәт   өчен кыйммәтләр саны Ас-сүрүдә электроннар саны
s   1 2
p   3 6
d   5 10
f   7 14
g   9 18

Сылтамалар үзгәртү

  • Cohen-Tannoudji, Claude; Diu, Bernard; Laloë, Franck. Quantum Mechanics Volume 1. Hermann. ISBN 978-2-7056-8392-4.
  • Shankar, Ramamurti (6 December 2013). Principles of Quantum Mechanics. Springer US. ISBN 978-1-4615-7675-4.