NaМагний / Magnesium (Mg)Al
Атом номеры 12
Матдәнең тышкы күренеше

җиңел, көмешсу-ак металл

Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
24,305 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 160 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
737,3 (7,64) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Ne] 3s2
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 136 пм
Ион радиусы 66 (+2e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
1,31
Электрод потенциалы −2,37 В
Оксидлашу дәрәҗәсе 2
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 1,738 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 24,90 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 156 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 922 K
Эрү җылылыгы 9,20 кДж/моль
Кайнау температурасы 1 363 K
Парга әйләнү җылылыгы 131,8 кДж/моль
Моляр күләм 14,0 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше гексагональ
Рәшәткә параметрлары a=3,210 c=5,21 Å
Дебай температурасы 1,624 K
Mg 12
24,305
[Ne]3s2
Магний

Магний – җир кабыгында таралышы буенча алтынчы урында торучы (әче тудыргыч, кремний, әлүмин, тимер һәм кальцийдан кала) элемент.

Сез юк-бардан да кызып китә башладыгызмы, бик еш күңел төшенкелегенә биреләсезме? Сезгә магний кирәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул стресска каршы торырга ярдәм итә. Магнийга карабодай балы бик бай. Тынычла­ нырга телисезме? Рәхим итеп, төнгә каршы 1 аш кашыгы (яки 1 балкашык) бу шифалы «магний» продуктын җылы чәй яки сөт белән кабып куегыз.

Магний — организмга бик кирәкле минераль матдә. Грипп, ОРВИ эпидемиясе вакытында иммунитетны күтәрү өчен, организмны магний белән 3 «ныгыту» таләп ителә. Ул эчәклектән холестеринны чыгарырга булыша, шуның белән атеросклерозны «куып», башка төр катлауланулардан саклый. Нерв системасының ярсуын киметә, баш мие кабыгының тоткарлау процессын көчәйтә. Спазмнарга каршы тора һәм тамырлар киңәюенә йогынты ясый: күрем вакытында авыртуны киметә, мускул спазмнарын бетерә, кан басымын төшерә. I Олы яшьтәгеләргә көненә 500 мг га якын магний кирәк. Атеросклероз, йөрәкнең ишемик авыруы, үт куыгы ташлары, эч кибү белән интеккән очракта магнийга ихтыяҗ арта, ә күпме таләп ителүен исә табиблар гына әйтә ала. Нинди продуктларда магний күп була? 100 г бодай көрпәсендә—438 мг, солы ярмасында —116 мг, күрәгәдә —109 мг, фасольдә 103 мг магний була. Чи җимешләргә караганда, кипкән җимешләрдә магний күбрәк. Безнең арада күп кешеләр арпа ярмасыннан пешерелгән ботканы яратып бетерми. Тик юкка! Бабаларыбыз арпа ярмасының көч бирүенә һәм күңелне күтәрүенә ышанганнар. Аннан ботка пешергәннәр, ашка, щига салганнар.

Дөге белән манныйга караганда, арпа ярмасында магний күбрәк.

Магнийның төп чыганаклары: кыш көне — бал, йөзем, хөрмә, күрәгә, ка­ раҗимеш, какао, солы, тары, карабодай, арпа боткалары; яз көннәрендә — укроп, петрушка, шпинат, яшел салат; җәйкөннәрендә—чия, кара карлыган. ; борчак, ногыт кузаклары; көзгә таба — карбыз, чөгендер, кишер; ә ел дәвамында — банан, көнбагыш. Яшелчәләрнең яшел яфракларында 100 г га якын магний була, әмма үсем­ лекләрнең түбәнге сусыл сабакларында да микроэлементларның күләме аз түгел, шуңа күрә аларны югалтмас өчен, ашарга әзерләгәндә файдаланырга кирәк, шул рәвешле ризыкның тәмен дә яхшыртырга була.

Продуктлар составындагы магний кулинар эшкәртү вакытында бөтенләй үзгәрми дисәк тә була. Ләкин аның күп өлеше (20-30 %) юганда һәм пешергәндә суга чыгарга мөмкин. Минералларны саклау өчен: * кабыгын әрчегәндә, яшелчәнең эчке өлешен эләктермәскә тырышыгыз, чөнки аларның нәкъ менә кабыгы астында минераллар бик күп; * яшелчә һәм ярма шулпаларын түгәргә тырышмагыз, аларны аш, соус, тәмләткечләр әзерләгәндә кулланыгыз яшелчә һәм җимешләрне кайнаган суга салып пешерү яхшырак; *кәстрүлгә суны яшелчә-җимешләрне күмәрлек итеп кенә салыгыз; * әзер яшелчәләрне суда калдырмагыз, икенче тәлинкәгә күчереп, өстен капкач белән каплагыз.

Организмның магнийга ярлылануы—сирәк очрак һәм ул организмда чир булуын күрсәтә: эчәклек авырулары, азыкның организмга сеңүе бозылу, алкоголизм билгесе. Сидек куа торган препаратларны бик озак һәм кон­ трольсез куллану да бу макроэлементның дефицитына китерергә мөмкин.

Сәбәпсез борчылу, ярсыну, курку, мускулларның тартышуы, көзән җыеру, йөрәк аритмиясе — болар организмга магний җитмәүнең төп билгеләре.

Алар сезне сагайтырга тиеш. Бу очракта тикшеренү өчен табибка мөрә­ җәгать итү таләп ителә.

Әгәр магний җитмәсә, кальций ризык белән җитәрлек дәрәҗәдә керсә дә, канда аның күләме кими, калий күзәнәкләрдә тотылып калмыйча, бәвел белән организмнан чыгарыла, фосфор начар үзләштерелә.

Магнийның күп булуы сәламәт организмда, бәлки, сизелмәс тә, ләкин авыру бавыр булганда, йокымсыраган халәткә, пульс кимү, гипотониягә китерергә мөмкин.

Безнең организмда 25 г га якын магний бар. Сөякләр бу минералның үзенә бертөрле «депо»сы булып тора, аларда магнийның күп өлеше тупланган.

Тарихи белешмә үзгәртү

XIX гасыр башында инглиз галиме Гемфри Дэви (1778-1829) магний табу өчен бик күп тырышлык куя, ләкин аның күп тырышулары уңышсыз була. Ләкин ул уңышка ирешә – Дэви юеш магнезияне (MgSO 4 ) терекөмеш оксидына белән бутый, катнашманы платина пластинкасына куя һәм аның аша ток үткәрә; амальгаманы җылытып терекөмештән арындыра һәм яңа металл таба.

Дэви металлны magnium дип атый.

Металлик магнийны җиңелрәк табу ысулын 1828нче елда А.Бюсси ача. Ул магнийны сусыз MgCl 2 белән калий катнашмасын пыяла көпшәдә җылытып таба. Бу реакциядә калий кушылмадан магнийны этеп чыгара һәм калий хлориды белән магний барлыкка килә. Бу ысул 19нчы гасыр ахырына кадәр кулланыла, шуннан соң электролитик ысул табыла.

Физик һәм химик үзлекләре үзгәртү

Магний – көмешсу-ак ялтыравык металл. Ул чагыштырмача йомшак һәм пластик, яхшы электр һәм җылылык үткәргече. Һавада оксидтан торучы пленка белән каплана. Магнийның тыгызлыгы 1,739 г/см3 (200 С та); эрү һәм кайнау температуралары 6510 С һәм 11070 С; электр үткәрүчәнлеге 22 (Hg=1). Магний 600-6500 С та ялкынлана һәм MgO, өлешчә Mg 3 N 2 барлыкка килә. Магний җылытканда тоз тудыргычлар белән тәэсирләшә. Ул электр тогын начар үткәрә. Магний селтеле-җир металларына керә.

Табигатьтә таралышы үзгәртү

Литосферада магний 2,1% ны алып тора. Табигатьтә магний кушылмаларда гына очрый. ул карбонатлар, силикатлар һ.б. төзелешенә керә. Җирдәге тереклектә магний 1011 тоннага кадәр.

Иң күп магний экспортлаучы илләр (2014, млн $, дөнья магний экспортының %-ы): Кытай – 1040 (57%), Исраил – 115 (6.3%), Алмания – 109 (6%), АКШ – 103 (5.6%), Австрия – 72.4 (4%), Берләшкән Кыйраллык – 53.5 (2.9%), Нидерланд – 37.5 (2%), Чехия – 28.9 (1.6%), Канада – 26.7 (1.5%), Маҗарстан – 18.6 (1%).

Иң күп магний импортлаучы илләр (2014, млн $, дөнья магний импортының %-ы): АКШ – 198 (11%), Канада – 195 (11%), Алмания – 178 (9.7%), Япония – 112 (6.1%), Берләшкән Кыйраллык – 77 (4.2%), Мексика – 72.3 (3.9%), Көньяк Кәрия – 66.4 (3.6%), Франция – 59.6 (3.3%), Нидерланд – 55.4 (3%), Бразилия – 52.9 (2.9%), Һиндстан – 49.8 (2.7%), Италия – 46.9 (2.6%), Австрия – 45.3 (2.5%), Нарвигия – 41.2 (2.2%), Румыния – 40.2 (2.2%), Польша – 34 (1.9%), Төркия – 31.8 (1.7%), Чехия – 29.7 (1.6%), Испания – 29.2 (1.6%), Швейцария – 29.2 (1.6%).[1]

Искәрмәләр үзгәртү