Ләбиб Кәрам улы Айтуганов (1935 елның 24 октябре, ТАССР, Әгерҗе районы, Нарат — 1964 елның 24 апреле, Казан) — татар музыка эшлеклесе, танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор.

Ләбиб Айтуганов
Туган телдә исем Ләбиб Кәрам улы Айтуганов
Туган 24 октябрь 1935(1935-10-24)
Татарстан АССР, Әгерҗе районы, Нарат авылы
Үлгән 24 апрель 1964(1964-04-24) (28 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре музыка эшлеклесе
Балалар кызы Миләүшә

Биография үзгәртү

1935 елның 24 октябрендә Әгерҗе районы Нарат авылында бишенче бала булып туа. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле бала була, 4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңел булмый. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда каләме тагын да чарлана – шигырь һәм мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора. Музыкаль сәләте төрле яклап ачыла, нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә. Минзәлә училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Казанда укыган вакытта Ләбибнең чын иҗат эше башлана. 3 курста укыганда ук Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булган иҗат кешесе авылга кайткач та тик ятмый – авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән төрле авылларга йөри.

Ләбиб Айтуганов — бүгенге заман кешесенә үрнәк булырлык шәхес. Ул беркайчан да эшсез ятмый, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында үз исемен мәңгеләштерә. Нарат авылындагы үзе туып-үскән урам һәм ул укыган Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук мәктәптә ел саен иң сәләтле балаларга Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия бирелә.

Танылган җырлары үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2004 ел 9 февраль №132-р карары нигезендә Әгерҗе районы Девятерня мәктәбенә Л. Айтуганов исеме бирелә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү