Лотфулла әл-Әлмәти

Лотфулла бине Гатаулла әл-Әлмәти — каллиграф-хаттат, гравёр, ташка уеп бизәк ясаучы.

Лотфулла әл-Әлмәти
Туган телдә исем Лотфулла бине Гатаулла әл-Әлмәти
Туган 1832(1832)
Иске Әлмәт, Иске Әлмәт вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 1911(1911)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре каллиграф
Ата-ана
  • Гатаулла Нигъмәтулла улы (әти)

Биографиясе үзгәртү

 
Иске Әлмәт авылының 1858 елгы ревизия сказкасында Лотфулла Гатаулла улы

1832 елда, хәзерге Нурлат районы Иске Әлмәт авылында дөньяга килә. Ул Касыйм якларыннан Буага күчеп килгән Алиш бәкләр нәселеннән була. Казан типолитографиясендә эшли. Аның каллиграфия өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге 1861–1863 еллардан башлана. Әл-Әлмәти 1860 елларда Казанда татар телендә басылган дөнья литографик картасы (Казан университетының Фәнни китапханәсендә саклана), 1897 һәм 1900 елларда Казан университетының типолитографиясендә Ш.Хөсәенов акчасына басылган «Догалык» шәмаиле авторы.

Күп кенә китаплар, шул исәптән «Мәүлид китабы» (1861), «Аллаһы Тәгаләнең матур исемнәре» (1865), «Диван Ризаи» һ.б.ны күчереп яза.

1890 елдан кабер ташларына уеп язу-бизәк төшерү белән шөгыльләнә (үрнәкләре Ульянов өлкәсенең Зиябаш авылы зиратында сакланган; атаклы эшмәкәрләр Акчуриннар гаилә әгъзаларының каберләренә куелган ташлар). Хаттат анда «Лотфулла бине Гатаулла әл-Әлмәти» яки «Гамәлә Лотфулла әл-Әлмәти» («Лотфулла әл-Әлмәти гамәле») дип язып куйган.

XIX йөзнең соңгы чирегеннән ул эпитафик ташбилгеләр эшләү өлкәсендә дә үзен нык таныта. Аның тарафыннан эшләнгән Пенза якларындагы Пәндәлге авылы зиратында данлы Дибердеевлар, Сембер якларындагы Зөябашы авылы зиратында Акчуриннар, Казанның Яңа Бистә зиратларына куелган ташбилгеләр мәгълүм. Лотфулла бине Гатаулла якынча 1911 елларда Казанда үлә һәм аның гәүдәсе Болгар шәһәре янындагы Көек авылына күмелгән дигән хәбәрләр бар. Аның иҗади мирасы өйрәнелмәгән.[1][2][3].

Искәрмәләр үзгәртү