Линар Рәҗәпов (рус. Речапов Линар Файзуллович; кушаматы — «Узкий») — «Борисково» һәм «Севастопольские» җинаятьчел төркемнәре җитәкчеләреннән берсе.

Линар Рәҗәпов
Туган 15 март 1959(1959-03-15)
Төмән, РСФСР, СССР
Үлгән 11 февраль 1995(1995-02-11) (35 яшь)
Мәскәү, Россия
Яшәгән урын Бәрискин
Карелия урамы
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Тормыш юлы үзгәртү

1959 нең 15 мартында Төмән шәһәрендә туган. Әтисе – Фәйзулла Таштимер улы (1928-?), әнисе – Нәкыя Әлмөхәммәт кызы (1926-2017).[1] Балачакта гаиләсе белән Казанның Борисково (Бәрискин) бистәсенә күченә. Казан төзүче-инженерлар институтын бетергән. 1980 еллардан «Борисковские» ОҖТсына кушыла, шуның белән үк вакытта Бауман урамындагы ашамлыклар кибете мөдире була.[2] 1980 елларның икенче яртысында Рәҗәпов бертуган абыйсы Нурулла сату бүлеге мөдире булып эшләгән ликер-аракы заводыннан спирт алып, шуннан ялган аракы ясап сату белән шөгыльләнә.[3] Бераз соңрак Рәҗәпов «Борисково» ОҖТсыннан китеп, Бишбалтада йорт сатып алып, шунда күчә. 1992 дә эшкуарлыгын киңәйтеп, киләчәк «Севастопольские» ОҖТның нигезе булачак бер төркем уйдашлар белән Мәскәүгә күчә, шунда ул «Севастополь» кунакханәсенең видео- һәм сакчылар күзәтүе астында булган ике катын сатып алып, ул кунакханәне үзенең «штаб»ы итә.

Чама белән шул ук вакытта төрмәдә әле генә чыккан, караклар законнары буенча яшәү яклы «Жилка» ОҖТ җитәкчесе Хәйдәр Закиров барлык Казан ОҖТларның уртак кассасын («общак») булдырмакчы була, әмма инде законлы керем чыганагына ия булган Рәҗәпов шул общакка акча салудан баш тарта – бу эшкуарларны «савым сыерлары» дип кенә күргән Закировның ачуын чыгара. Шулай итеп, Казан җинаятьчеләр дөньясында иң канкойгыч сугыш башлана, әммә Рәҗәпов ул сугыш беткәнчегә яши алмый – 1995 нең 11 февралендә йөрәк җитешсезлегенән үлә.

Кызыклы факт үзгәртү

1990 еллар башында Рәҗәпов тарихи Печән базары мәчетен үзгәртеп төзүгә акча бирә, шуның урынына мәчеткә аның соравы буенча 1992 дә вафат булган бертуган абыйсы Нуруллага багышлап «Нурулла» исеме бирелә.[4]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү