Бу могҗиза-үсемлекне иммун системаның тонусын күтәрү һәм аны дәвалау, физик һәм акыл эшчәнлеген, хәтта потенцияне нормальләштерү үзенчәлекләренә ия булганы өчен, кайвакыт җеныпень белән чагыштыралар. Организмны тормыш энергиясе белән тулыланды­ ру өчен бер уч җимеш җитә. Үсемлектә С витамины, шәраб, гәрәбә, алма кислоталары, хинин, шикәр, пектиннар бар.

Лимонник
Сурәт
Халыкара фәнни исем Schisandra Michx., 1803
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Лимонниковые[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр S. coccinea[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10839[3]
 Лимонник Викиҗыентыкта

Лимонник — табигый антидепрессант (депрессиягә бәйле психик тай­ пылышларны дәвалаганда кулланыла торган дару), климатка яраклашу­ ны тизләтә, канда шикәрне нормага кайтара һәм күрү сәләтен яхшырта, мускулларның көчен арттыра. Ул ашказаны согының аз кислоталылыгы белән характерланган гастрит борчыганда, кан басымы түбән булган­ да, астения (организмның хәлсезлеге, көчсезлеге) һәм кан тамырлары җиткелексезлеге вакытында, азканлылык, үпкә һәм бөер авырулары күзәтелгәндә, баш авыртканда ярдәм итә. Шул ук вакытта кан басымы югары, йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар булган, атеросклероз белән авырган кешеләргә лимонник кулланырга киңәш ителми.

Сулыш эшчәнлеге бозылган кешеләргә лимонник нигезендә медицина препаратлары әзерлиләр. Салкын тигәндә дәвалау һәм респиратор авы­ рулардан профилактика өчен, лимонниктан шифалы төнәтмә ясарга була.

Моның өчен үсемлекнең бер еллык бәбәкләрен ваклап аракы салалар һәм 3 атнага төнәтергә куялар. Барлыкка килгән кесәлгә охшаш 1 балкашык сыекчаны 1 стакан чәйгә кушып эчәләр. Кич белән эчәргә киңәш ителми, чөнки бу йокысызлыкка китерергә мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү