Лиля Рөстәм кызы Буджурова (кырымтат. Lilâ Rustem qızı Bucurova, Лиля Рустем къызы Буджурова, укр. Ліля Рустемівна Буджурова; 1958 елның 1 ноябре, Аңгрән, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — кырымтатар шагыйрәсе һәм журналист, Украинаның атказанган журналисты (2005)[2], Исмәгыйль Гаспринский премиясе лауреаты (1992), Василий Стус исемендәге премия лауреаты (2001).

Лиля Буджурова
Туган телдә исем укр. Ліля Рустемівна Буджурова
Туган 1 ноябрь 1958(1958-11-01) (65 яшь)
Аңгрән, Ташкент вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
 Россия[1]
Әлма-матер Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре журналист, университет профессоры, сәясәтче, шагыйрь
Эш бирүче Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d], Автономная некоммерческая организация «Телерадиокомпания „Крым“»[d], СТБ[d], Франс Пресс[d], ATR һәм Верховный Совет Автономной Республики Крым[d]

 Лиля Буджурова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1958 елның 1 ноябрендә Үзбәкстан ССРның Аңгрән шәһәрендә туа. 1979 елда Ташкәнт өлкә дәүләт педагогия институтының(рус.) филология факультетын тәмамлый[3]. 1989 елда беренче «Сатып алынмаган билет» самиздат җыентыгын бастыра, аннары — «Кайчан кайтабыз» җыентыгын. 1991 елда Кырымга кайта. 1991—1997 елларда кырымтатар «Авдет» газетасының баш мөхәррире булып эшли: аның сүзләренчә, Мостафа Җәмилевны тәнкыйть иткәнгә эштән куыла[4].

1991 елдан 2011 елга кадәр «Кырым» телекомпаниясенең башта кырымтатар редакциясе редакторы, аннары әйдәп баручы мөхәррире булып эшли. Биредә төрле елларда «Ана-Юрт», «Куркыныч зона», «Баш мөхәррир» авторлык программаларын алып барган. 2004 елдан 2014 елга кадәр «Беренче Кырымныкы» газетасының баш мөхәррире[5], 1992 елдан 2009 елга кадәр «СТБ» телеканалы корреспонденты, 1992 елдан «France Press» агентлыгы корреспонденты булып эшли. «Украинская правда» интернет-газетасында басылган.

2012 елдан «ATR» телеканалының мәгълүмат сәясәте буенча генераль директор урынбасары, «Гравитация» сәяси-социаль телетамашасы авторы. 2015 елның 1 апрелендә телеканал ябылуга бәйле рәвештә әлеге вазыйфадан китә. 2015 елның августыннан «QaraDeniz production» продакшн-студиясе директоры урынбасары. Ел саен үткәрелә торган «Сanlı ses» талантлы балалар конкурсын оештыручыларның берсе[6]. 2016 елда Кырым мөселман тоткыннары балаларына ярдәм итүче «Бизим балалар» иҗтимагый хәрәкәтен гамәлгә куючыларның берсе була.

Сәясәт үзгәртү

1991 елда Буджурова II Кырымтатар халкы Корылтае делегаты итеп сайлана. Ике тапкыр Кырымтатар Милли Мәҗлесенә сайлана (1991—1997). 1994—1998 елларда — Кырым Автономияле Республикасы Югары Советы депутаты. 2015 елның 2 ноябрендә Буджурова хәбәр иткәнчә, аның йортында Ленур Исламовка карата җинаять эше белән бәйле тикшерү уздырылган[7].

Бүләкләр үзгәртү

  • Исмәгыйль Гаспринский премиясе лауреаты (1992) — ике шигырь җыентыгы һәм публицистик мәкаләләр сериясе өчен;
  • Василий Стус исемендәге премия лауреаты (2001);
  • Украинаның атказанган журналисты (2005);
  • III дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены кавалеры[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://zachestnyibiznes.ru/fl/910216646905
  2. Указ Президента України від 30 листопада 2005 року № 1677/2005 «Про відзначення державними нагородами України з нагоди річниці підтвердження всеукраїнським референдумом Акта проголошення незалежності України 1 грудня 1991 року» (укр.)
  3. ЛИЛЯ БУДЖУРОВА: «КАЖДЫЙ ИЗ НАС ОДНАЖДЫ СПРАШИВАЕТ СЕБЯ, КТО Я: ЖУРНАЛИСТ ИЛИ ЧЕЛОВЕК ИЗ ОБСЛУГИ?» (рус.)
  4. Лиля Буджурова: Правда стоит сломанных рук (рус.)
  5. Известные люди юга России 2019 елның 17 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
  6. Публикация этих фото — самый сильный ход пресс-службы Совмина Республики Крым со времён начала «Светопредставления» 2017 елның 26 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
  7. Лиля Буджурова: не пугайте автоматами мою семью и мой народ (рус.)
  8. Указ Президента України від 5 червня 2015 року № 313/2015 «Про відзначення державними нагородами України з нагоди Дня журналіста» (укр.)

Сылтамалар үзгәртү