Лилия Әмирханова


Әмирханова Лилия Риф кызы (18 июнь 1960 ел, Уфа шәһәре) — инженер-системотехник, галим, педагог. Икътисад фәннәре докторы (2007), профессор (2007).

Лилия Әмирханова
Туган 18 июнь 1960(1960-06-18) (63 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре университет профессоры, галим
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] һәм профессор

Биографиясе үзгәртү

Лилия Риф кызы Әмирханова 1960 елның 18 июнендә Уфа шәһәрендә туган. 1982 елда Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлый. Шул ук елдан Уфа авиация институтында эшли: автоматлаштырылган идарә итү системалары кафедрасы инженеры, техник кибернетика кафедрасының кече гыйльми хезмәткәре, аспирант, өлкән укытучы, икътисад һәм производство белән идарә итү кафедрасы доценты, доцент, социаль-икътисади системаларда идарә итү кафедрасы профессоры. 2006 елда «Экономико-математические методы исследования устойчивости и экономичности производства» темасына докторлык диссертациясен яклый. Рәсәй Федерациясенең Башҡортостан Республикасы Президенты каршындагы Башкортостан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең менеджмент кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Идарәнең оештыру структурасын камилләштерү өлкәсендә белгеч. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше — предприятиеләр белән идарә итү системасының оештыру структурасын проектлау алымнарын эшләү, прогнозлау ысулларын эшләү. 180-нән артык гыйльми хезмәт бастырып чыгарган. Гыйльми хезмәтләре предприятиеләр эшчәнлегенең икътисади күрсәткечләрен прогнозлау ысулларын, ресурсларны нәтиҗәле файдалану модельләрен эшләүгә багышланган. 2 икътисад фәннәре кандидаты әзерләгән[1].

Хезмәтләре үзгәртү

— Активные формы обучения : Учебно-методич. пособие : Для студентов всех спец. ун-та, преподавателей, науч. сотрудников, аспирантов Уфа, 1997 (автордаш)

— Обеспечение устойчивости и экономичности производственной деятельности предприятия.М., 2005;

Современный инструментарий оценки конкурентоспособности вуза на основе процессно-ориентированного подхода: Монография.Уфа, 2015 (автордаш).

Об одном подходе к оптимизации количества предприятий в составе холдинга // Вестник Уфимского государственного авиационного технического университета. – 2005. – Т. 6, № 2. Амирханова Лилия Рифовна.

— Оптимизация структуры капитала компании. Амирханова Лилия Рифовна. . Уфа, 2017[2]

Сылтамалар үзгәртү

  • УГАТУ(үле сылтама)
  • Әмирханова Лилия Риф кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Амирханова Лилия Рифовна
  • НЭ

Искәрмәләр үзгәртү

  1. УГАТУ(үле сылтама)
  2. НЭБ