Лилия Нуретдинова

Лилия Нуретдинова (Нуретдинова Лилия Фоат кызы) — Олимпия һәм дөнья чемпионы, җиңел атлетика буенча СССР атказанган спорт остасы.

Лилия Нуретдинова
Туган телдә исем Нуретдинова Лилия Фоат кызы
Туган 20 сентябрь 1963(1963-09-20) (60 яшь)
Татарстан Чистай районы Наратъелга авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре спортчы, тренер
Җефет Литовченко, Павел Фёдорович[d]
Ата-ана

Тормыш юлы үзгәртү

Лилия Нуретдинова Чистай районы Нарат-Елга авылында 1963 елның 20 сентябрендә туа. Беренче тренеры - әтисе, СССР спорт остасы, СССР атказанган тренеры Фоат Нуретдинов. Кама политех институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый.

Спорт карьерасы үзгәртү

1992 елда XXV Олимпия уеннарындагы 4x400 м эстафетада катнашып олимпия чемпионы, ә 800 м йөгерүдә катнашып көмеш медаль иясе була.

1991 елда Токиода җиңел атлетика буенча III дөнья чемпионатында 800 м йөгерүдә беренчелекне яулый.

1990 елда Сиәтлда II Яхшы ниятләр уеннарында көмеш медаль, ә Сплитта (Югославия) Европа чемпионатында бронза медаль яулый.

400, 800, 1500 м дистанцияләргә йөгерүләр буенча күп тапкыр СССР һәм Россия чемпионы.

Чыганаклар үзгәртү

  • «Рекордсмен» спорт газетасы

Искәрмәләр үзгәртү