Лилиана Палихович

Палихович Лилиана Васильевна (26 ноябрь 1971, Хородиште, Калараш районы, Молдавия ССР ы, ССРБ) — Молдавия сәясәтчесе, алып 2010 елның 30 декабреннән алып Молдова парламентының вице-рәисе, Молдова либераль-демократик фиркасе рәисе урынбасары. 2013 елның 25 апреленнән 30 маена кадәр Молдова парламенты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы.

Лилиана Палихович
Туган телдә исем молдав. Liliana Palihovici
Туган 26 ноябрь 1971(1971-11-26) (52 яшь)
Хородиште (Кылыраши), Каларашский район[d], Молдавия Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Молдова
Әлма-матер Молдова дәүләт университеты[d], Молдова дәүләт университеты[d] һәм Academy of Public Administration of Moldova[d]
Һөнәре сәясәтче, тарихчы
Сәяси фирка Либерал-демократическая партия Молдовы[d]

 Лилиана Палихович Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Лилиана Васильевна Палихович 1971 елның 26 ноябрендә Молдавия ССР-ның Калараш районы Городище авылында туган. 1994 елда Молдова дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1999 елда университеттан соң «хәзерге заман чит ил теле» һөнәре буенча белем ала. 20012003 елларда Молдова Республикасы Президенты каршындагы Идарә итү академиясендә халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнә.

Профессиональ эшчәнлеге үзгәртү

19931995 елларда — баш шәһәрнең «Мирча Элиаде» лицеенда тарих укытучысы, ә 19952001 елларда Мәгариф министрлыгы Яшьләр департаментының яшьләр проблемасы буенча баш белгеч вазифасын били. 2001 елда Молдова Республикасы Яшьләр һәм спорт департаменты дирекциясен җитәкли, вазифаны 2003 елдан били. 2004 елдан 2007 елга кадәр — ЮНИСЕФ консультанты, яшләрнең социаль-икътисади хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү буенча проект координаторы, 2007—2008 еллардабөтендөнья банкы консультанты.

Сәяси эшмәкәрлеге үзгәртү

2007 елда Молдованың Либераль-демократик фиркасе оештыру буенча инициатив төркемгә керә. Партиянең оештыру съездында аның вице-рәисе булып сайлана. 2009 елда ике тапкыр, 2010 һәм 2014 елларда ЛДПМ исемлеге буенча парламентка сайлана. Социаль яклау, гаилә һәм сәламәтлек саклау буенча парламент комиссиясе әгъзасы ( 2009 ел).

2010 елның 30 декабреннән Молдова парламентына вице-рәис итеп сайлана. Мариан Лупу отставкасыннан соң һәм Игорь Корман сайланганга кадәр вакытлыча Молдова парламенты рәисе вазифасын башкаручы (25 апрель30 май 2013)[1][2][3].

Гаиләсе үзгәртү

Ире — Сергей Палихович, Молдова Хөкүмәтенең генераль секретаре (2015 елдан). Элек Хөкүмәтнең генераль секретаре урынбасары (20142015) һәм Габури Кирилл хөкүмәтендә тирә мохит министры вазифасын биләгән (2015).

Балалары Дан-Мариус һәм Ангел-Давид.

Наградалары үзгәртү

  • 2014 — Җөмһүрият ордены[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү