Леонид Кузнецов (1947)

Леонид Кузнецов (5 апрель 1947 ел) — иминлек органнары һәм дәүләт хезмәте ветераны. 1998 елдан Россия Федераль иминлек хезмәтенең Красноярск крае буенча идарә начальнигы, генерал-лейтенант (1999); 2001-2006 елларда Россия Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле урынбасары. Кызыл Байрак һәм «Хәрби хезмәтләре өчен» орденнары кавалеры.

Леонид Кузнецов
Туган 5 апрель 1947(1947-04-05) (77 яшь)
Яңа Балакатай, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт тау университеты
Һөнәре җирбелгеч, контрразведка
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

Биографиясе үзгәртү

Леонид Иванович Кузнецов 1947 елның 5 апрелендә Башкорт АССРның Балакатай районы Яңа Балакатай авылына туа.

1966 елда Меяс геология-разведка техникумын тәмамлагач, югары белемне Свердловск тау институтында ала (1973).

1966 елда Якутск геология идарәсенең Аимск геология-разведка партиясендә техник-геолог булып эшли.

1966—1968 елдарда СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.

1969 елдан Балакатай кәсепчелек-геофизик экспедициясе газокартонаж партиясенең техник операторы булып эшли.

1973—1974 елдарда — Свердловск тау институтының кече гыйльми хеҙмәткәре.

1974 елның февраленән дәүләт иминлеге органнарында эшли, төрлө вазыйфалар били. Дәүләт иминлеге хеҙмәтенең югары курсларын тәмамлый. ФСБ академиясе каршындагы белемне камилләштерү факультетында укый. Свердловск Дәүләт иминлеге хезмәте идарәсендә эшли.

1998—2001 елларда Красноярск крае Федераль иминлек хезмәте идарәсендә хезмәт итә.

2001—2004 елдарда Россия Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле урынбаҫары булып эшли.

Связь-Банк Урал төбәк үҙәге җитәкчесе.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике кызы бар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Кызыл Йолдыз ордены «Хәрби казанышлары өчен» ордены 3-нче дәрәҗә «Контрразведкадагы эшчәнлеге өчен» билгесе[1] Медальләр[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кузнецов Леонид Иванович
  2. Кузнецов Леонид Иванович, archived from the original on 2020-02-20, retrieved 2022-05-18 

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү