Латыш укчылары урамы (Казан)

Латыш укчылары урамы - Казаннаң Совет районы Танкодром микрорайонында урнашкан урам. Ул Карбышев урамы киселешеннән башланып, Комаров урамына һәм танк боҗрасына күчү белән тәмамлана. Урамның ахыры кискен рәвештә түбәнлеккә барып тоташучы тау буйлап бара.

Латыш укчылары урамы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Почта индексы 420087

Казанның Совет районы (рус. Советский район) — Казанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан район.

Казанның Совет районы, олы Себер юлында төзелгән яшәү массивында, Танкодром һәм Азино территориясендә, Дәрвишләр бистәсендәурнаша.

Әлеге урам Кызыл Латыш укчылары, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Россиядәге Гражданнар сугышы гаскәрләре хөрмәтенә үз исемен алды.

Якындагы эре Горький Идел Буе "Йоклаган район"ын үстерү алдыннан урамда XX гасырның 60-70 нче елларында беренче 5 катлы "хрущевкалар", соңрак 9 һәм 14 катлы торак йортлар тозелгән. Әлеге биналар хәзер дә урам уртасында калкып басып торалар.

Әлеге урамда 8 нче номерлы Гимназия, "Танкодром" балалар иҗаты үзәге, 328 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасы урнашкан. Автобуслар һәм троллейбуслар ярдәмендә әлеге оешмаларга тиз арада барып җитәргә мөмкин.

Шушы урамнан күп кенә җәмәгать транспортлары хәрәкәт итә. Транспорт мөмкинлекләре - 4, 5, 31, 37, 47, 68, 77 нче номерлы автобуслар һәм 5, 8, 9, 12 нче номерлы троллейбуслар. Җәмәгать транспортлары күп йөрү сәбәпле, теләсә кайсы урынга бер кыенлыксыз барып җитәргә мөмкин. Тукталышлар: "Латыш укчылары", "Танк", "Комаров", "Даурская", "Высотная". Шулай ук якында гына "Аметьево" метро станциясе эшли. Метро шәһәрнең бер ягыннан икенче ягына тиз арада барып җитү өчен уңайлы шартлар тудыра.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Казан урамнары алар исеме белән аталган. - Каз. : Татар китап нәшрияты, 1977.
  • Амиров К.Казан : Бу урам кайда, бу йорт кайда. - Каз., 1995.