Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше - татар. Төркиядә таулар ел саен берничә сантиметрга урыннарыннан күчә.

Кәмал Локман (1899—1976) - нефть инженеры.

Биография үзгәртү

Төркия нефть индустриясенең атаклы шәхесе Кәмал Локман (1899—1976): югары нефть инженеры. Казахстандагы Казалы шәһәрендә туды. Башлангыч белемне мәмләкәтендә алганнан соң Госманлы Императорлыгына килеп урта белем алды һәм лицей бетерде. Җөмһүрият хөкүмәтенең Аурупада укыткан беренче нефть инженеры буларак, Гренобльнең (Франция) политехник институтында, бераз соңрак Страсбургта Югары милли нефть мәктәбен тәмамлады. 1929 да Төркиягә килеп, Җир асты байлыкларын тикшерү һәм эзләү (Maden Tetkik ve Arama Enstitüsü) институтында башта төрле нефть оешмаларында дәүләт хезмәткәре буларак эшли һәм Төркиядәге нефть индустриясе үсешенә җитәкчелек итә. 1957 дә Төркия Җөмһүрияте нефть оешмасы (T.C. Petrol Dairesi) башлыгы була.

Өлкәбездә нефть индустриясе башлангычыннан алып, мәсләгебезнең һәр этабында эшләп, Раман һәм Гарзан нефтьләрен табуда турыдан-туры хезмәт итә. 1963 елда Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә сәнәгать һәм энергетика министры Фәтхи Челикбаш тарафыннан мәсләге буенча хезмәтенең мөһимлеге: «Әгәр дә Төркия нефтьчелегенең торгызылуында һәм үсешендә һәйкәл куелачак әдәмнәр сайланса, болардан берсе — Кәмал Локмандыр» җөмләсе белән аерып күрсәтелә.

1970 елның 13 апрелендә Төркия архитекторлары, инженерлары палаталары берлегенең (TMMOB) 17-нче корылтаенда Нефть инженерлары палатасын оештыру карары кабул ителә. Монда Кәмал Локман — Нефть инженерлары палатасын коручы һәм беренче рәис буларак, идарә әгъзалары Касыйм Өндер, Мехмет Гүрел, Бедии Динчер, Рәшит Җәйлан, Хулуси Берилген һәм Сәлаһи Дикер белән берлектә катнашты.

Гаяз Исхакыйның кызы, галимә Сәгадәт Чагатай һәм журналист Наилә Бинарк язмалары да күрсәтелгән, нефтьченең китап исемлеге бирелгән. Әлбәттә, әлеге Төркиядә туып-үскән, яшәгән, зур хезмәт куйган ике татар ханымы язмаларын тулысынча табып укыгач, Кәмал Локманның нинди шәхес булуы күбрәк ачыкланды.

Сәгадәт Чагатайның Кәмал бәй вафатыннан соң «Әзербәйҗан» журналында басылган истәлек язмасыннан бер өзек: «… Мәрхүм Кәмал бәй үзенең туган һәм балачагы узган, бабалары туып-үскән Идел-Урал һәм Төркистан өлкәсен һич онытмас. Бөтен илдәшләрен дус тотар, аларга төрле ярдәм күрсәтер. Төрки өлкәләрнең төрле җирләреннән килгән мөһаҗир дусларыбызның әтиләре кебек иде. Һәрберсен самими каршылар, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәр, эш җире табар, урнаштырыр...»

«Әтиләре кебек иде» дигәнне ачыклагандай, Әнкара татары, сигезенче дистәсен ваклап килгән Наилә ханым Бенарк телефоннан сөйләшкәндә шундый сүзләр әйтте: «Кәмал бәй 268 кешене эшкә урнаштырдым дия иде...»

Аннары исә, инженер тарихчы нефтьченең дистәдән артык язмалары, китаплары, шул ук күләмдә башка авторларның мәкаләләре белән танышкач, шактый күләмле бәян язылды һәм аны «Казан Утлары»на юлладым, ул журналның октябрь санында басылып чыкты. Ниятем — әлеге шәхес язмышы аша татарларның тырышлыгын, булдыклылыгын тагын бер кат белгертү иде. Һәм дөньякүләм нефть өлкәсенә үзеннән саллы өлеш керткән бер татар булганлыгын күрсәтү иде. Әмма… Тормышта әле дә татарларны галәмгә кадәр күтәрүдән куркулар, вакыйгаларны кире кагарга ашыгулар күзәтелеп тора.

Кәмал Локман Ташкентта туганнары янында 1976 елда 77 яшендә мәрхүм була. «Төркиянең беренче җир белгечләреннән берсен югалттык. Кәмал Локман Ташкентта кичергән йөрәк кризисыннан соң арабыздан аерылды», — диелгән төрекчә язылган рәсми хәбәрдә. «Миллият» газетасында гаиләсе тарафыннан язылган некрологта (Төркиядә танылган шәхесләр хакында гаиләләре үз теләкләре белән шундый игъланнар урнаштыралар) «Төркия Җөмһүриятенең беренче югары белемле нефть инженеры Кәмал Локман туганнарын зыярат иткәндә Ташкентта вафат булды.

Татар мөһаҗирләреннән Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Сания Гыйффәт, Әхмәт Тимер кебек мәшһүрләребез белән танышлыгы мәгълүм.

Моны да истә тоту кирәктер. Кәмал Локманның җәмәгате Сабахат ханым — Казан шәһәре галимнәреннән Кәрим хәзрәт Солтановның оныгы — Мөшфикә Өлкәнең кызы. Мөшфикәнең әтисе Күрекчебаш Салих Кәрими әфәнде була, ул Төркиядә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән.

Мөшфикә ханымның улы (Сабахатның абыйсы) — Төркиянең танылган фәлсәфәчесе, профессор социолог Һилми Зыя Өлкән (1901—1974). Шулай ук Солтановлар гаиләсенең бер әгъзасы Төркиядә мәшһүр дин галиме, әүлия Абдулгазиз Бәккинә булганы билгеле.

Чыганаклар үзгәртү

  • https://m.realnoevremya.ru/articles/116927-kak-pervyy-tureckiy-neftyanik-okazalsya-kazanskim-tatarinom (Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия),
  • http://kazanutlary.ru/news/hezine-edebi-konkursy/trkiyane-berenche-neftchese-tatar-dokumental-byan