Кәбестә (балалар уены)

Кәбестә — татар балалар уены.

Кәбестә
Уенчылар саны
4тән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Балалар бер рәткә тезелеп, чүгәләп утыралар, алар «кәбестәләр» була. Бер кәбестә алучы сайлана. Кәбестә алучы: «Кәбестә алырга килгән идем, нык микән, тыгыз микән?» — дигән сүзләр белән чүгәләп утыручы «кәбестә »ләрнең иң башына чиратлап нык итеп басып-басып китә. Кайсы «кәбестә» егыла яки янтаеп китә, аңа: «Фу, бу кәбестә черек икән», — дип кул селти. Ә кайсылары иңбашларына басканда туры утырып кала, аны алып китә. Уен шул рәвешчә кабатланып, бер генә «черек кәбестә» калганчы дәвам итә. Иң соңга калган «черек кәбестә»гә җәза бирелә.

II вариант үзгәртү

Балалар үз араларыннан «әби» сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп чирәмгә утыралар. Алар «кәбестәләр» була. Әби: «Кәбестә алырга дип килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле», — дип, «кәбестәләр»нең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем егылып китә, ул «черек кәбестә» була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала «яхшы кәбестә» була. Шуны үзенә алып китә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.