Күн эшкәртү сәнгате

Викибирелмәләрнең буш элементы

Татар декоратив-гамәли сәнгатенең үзенчәлекле төрләреннән берсе - күн мозаикасы. Идел буе болгар һөнәрчеләре күнне вак кисәкләрдән тоташтырып эшкәртү технологиясен уйлап тапканнар. Бу, бер яктан, күнне әрәм-шәрәм итмәс өчен булса, икенче яктан, кабатланмас, уникаль эшләнмәләр барлыкка китерергә ярдәм иткән. Бу ысул белән эшләгәндә, күн кисәкләре берьюлы берничә читеккә киселгән. Фрагментлар күнне бер-берсенә якын китереп, су кермәслек итеп, махсус җөй белән ефәк җепләр ярдәмендә тоташтырылган. Башка халыкларда күнне болай итеп эшкәртү очрамый.

Элек-электән аяк киеменең үзенчәлекле бизәкләренә кешене саклау, магия мәгънәсе бирелгән. Бизәкләр нигезендә - үсемлек һәм җәнлек мотивлары. Алар арасында болыт сыман, лотос сыман сүрәтләр, лалә чәчәге киң таралган. Читек элементлары чигү бизәкләреннән мөгез, песи башы, йөрәк формасындагы сүрәтләре булу белән аерылып тора. Читекнең өске өлешендәге дулкын мотивы суны гәүдәләндерә.

Төсле фон ярдәмендә шактый эре һәм йомык формалы элементлар бербөтен һәм үзенчәлекле бизәк композициясен тәшкил итә.

Бу матус традиция - сәнгатебезнең күн эшкәртү төре - бүген дә гамәлдә. Күн мозаикасы стилендә җиңел аяк киемнәре, башмаклар тегәргә мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү

  • Н.Сергеева "Тыслымлы бизәк=Магия узора" китабы.