Яшь - имезүчеләрнең күз яше бизләре бүлеп чыгарган сыекча.

Күз яше
Сурәт
Урын күз
Чыгаручы Яшь аппараты
 Күз яше Викиҗыентыкта

Физиология үзгәртү

Яшь пәрдәсе төзелеше үзгәртү

Яшь пәрдәсендә 3 катлам бар (рәс. 7. 1).

1. Майлы катлам мейбомий бизләре белән эшләнеп чыгарыла.

2. Сулы катлам яшь бизләре белән эшләнеп чыгарыла.

3. Муцинлы катлам конъюнктиваның бокалсыман күзәнәкләре белән эшләнә.

Яшь пәрдәсе таралышы үзгәртү

Яшь пәрдәсе рефлектор күз йому хәрәкәтләре өчен күз өслеге буенча тарала. Яшь пәрдәсе нәтиҗәле таралсын өчен өч фактор катнашы кирәк.

• Гадәти күз йому рефлексы.

• Күз һәм кабак өслеге арасында тоташу.

• Гадәти мөгезматдә эпителие.

Тышкы майлы катлам үзгәртү

1. Төзелеше Өске фосфолипидлы фракция, аның артыннан сулы-муцинлы катлам һәм балавызсыман холестерин майлары һәм өчглицеридлар катламы бара. • Өске липидлар сулы компонентны тартучы липокалиннарга берләшә. Липидлар гидрофоб молекулаларны бәйли һәм яшь сыекчасы үзлеген арттыра алган кечкенә молекулалар булып тора.

• Йомгалау вакытында кабаклар хәрәкәте бизләр белән липидларны чыгару өчен кирәк. Бик еш йомгалаганда липидлы катлам калыная, ә сирәк йомгалаганда - юкара.

2. Функцияләре

• Сулы катлам парлануын тоткарлый һәм яшь пәрдәсе калынлыгын тотып тора.

• Өстәге тартылуны киметеп, яшь пәрдәсе яхшы таралуын тәэмин итә.

• Яшь сыекчасы артык парлану өчен бу катлам җитмәү «коры» күзгә китерә.

Уртача сулы катлам үзгәртү

1. Секреция

• Төп яшь бизләре якынча яшь сыекчасының 95% су өлешен эшләп чыгара, ә өстәмә Краузе һәм Вольфринг яшь бизләре - калган 5%-ын.

• Яшь эшләп чыгару төп (өзлексез) һәм чагылган рефлектор өлешен йөртә ала. Соңгысы мөгезкатлау һәм конъюнктиваль сенсорлы этәргечкә, яшь пәрдәсе өзелү һәм V БТН катнашында ялкынсынулы барышка җавап булып килеп чыга. Рефлектор яшь эшләп чыгару урынлы анестезия көчендә, йокы барышында кими һәм ярсытуга җавап буларак 500%-ка арта ала.

2. Төзелеше

Су, электролитлар, эрүчән муцин һәм аксымнар. Зарарлануга җавап буларак яшь бизләре белән аларның эшләп чыгарылышы арта.

• Проялкынсыну интерлейкиннар, цитокиннар, йокы вакытында яшь эшләп чыгару кимегәч, җыела.

1. Функцияләре

• Кислородны мөгезкатлау эпителиена китерү.

• Яшь сыекчасында IgA төрендәге аксымнар, лизоцим һәм лактоферрин булу өчен антибактериаль сак.

• Чит җисемнәр, зарарлы агентлар һәм ялкынсыну эшләнмәләрен юып чыгару.

• Мөгезкатлауның алгы өслегенең кечкенә тигезсезлекләрен турайтып тигез оптик өслекне тәэмин итү.

Эчке муцин катламы үзгәртү

1. Төзелеше

• Муцин югары молекуляр авырлыклы гликопротеин булып санала һәм трансмембран яки секретор була ала.

• Секретор муцин гель сыман һәм эрүчән була. Ул конъюнктиваның бокалсыман күзәнәкләре һәм яшь бизләре белән эшләнеп чыгарыла.

• Мөгезкатлау һәм конъюнктиваның өске эпителиаль күзәнәкләре трансмембран муцин эшләп чыгара, ул гликокаликс төрчәсе — күзәнәкара матдә булып тора.

• Алсу бенгаль белән буяу трансмембран һәм гель сыман муцин булмауны күрсәтә, ул өске эпителий күзәнәкләрен саксыз калдыра. Яшь пәрдәсенең гадәти тоташуы мөгезкатлау эпителиен зарарланудан саклый.

2. Функцияләре

• Мөгезкатлау эпителиен гидрофоб өслеген гидрофильгә үзгәртеп дымландыру.

• Майлау.

NB Муцинлы катлам җитмәү сулы катлам җитмәгәнгә һәм шулай ук яшь сыекчасы артык парлану өчен барлыкка килә ала. Бокалсыман күзәнәкләр зарарлануы җөйләүче конъюнктивитлар, А витамины җитмәү, химик пешү, даруларның токсик тәэсиреннән килеп чыга.

Яшь пәрдәсе көйләнеше үзгәртү

1. Гормональ

• Андрогеннар липидлар эшләп чыгаруын көйләүче төп гормоннар булып санала.

• Конъюнктива һәм яшь бизенең эстроген һәм прогестерон рецепторлары бу тукымаларның гадәти эшчәнлеге өчен кирәк.

2. Нерв җепселләре яшь бизләре һәм бокалсыман күзәнәкләр янында урнашкан һәм аларның секрециясен көчәйтә.

Чирләү ысулы үзгәртү

ККК белән авыруларның 80%'да конъюнктива һәм өстәмә бизләр ялкынсынуы була һәм «коры» күз синдромы барышы белән үсеше сәбәбе була ала. Ялкынсынуда рациональ стероидлы дәвалау каралган. Гиперосмолярлык шулай ук бу чир сәбәбе була ала һәм мөгезкатлау эпителие зарарлануына китерә ала.

Яшь түгелү сәбәпләре үзгәртү

Артык яшь килү (эпифора) түбәндәге сәбәпләр өчен була.

1. Гиперсекреция (яшьләнү) ялкынсыну яки күз өслеге зарарлануы белән бәйле. Бу очракларда яшь түгелү төп чир билгеләре белән бергә бара. Дәвалау гадәттә терапевтик.

2. Яшь китү бозылу яшь үткәрү юллары проблемалары белән бәйле. Ул салкын һәм җилле көндә көчәя һәм җылы, коры бүлмәдә кими. Сәбәпләре була ала:

а) яшь ноктасы күчү (мәсәлән, кайтарылуда);

б) дренаж системасы буенча киртә — яшь ноктасыннан алып борын-яшь каналына кадәр.

3. Яшь суырту ысулының какшавы аскы кабак салынуы яки күзнең әйләнмә мускулы көчсезлеге өчен барлыкка килә ала (мәсәлән, бит нервы параличында).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.