Күз авырулары
Күз авырулары — кешенең күрү анализаторының органик һәм функциональ зарарлануы, аның күрү сәләте чикләнүе һәм шулай ук күзнең өстәлмә апаратының зарарлануы.
Күрү анализаторының авырулары күп санлы һәм аларны берничә бүлеккә төркемләп карау кабул ителгән.
Кабаклар авырулары үзгәртү
- Криптофтальм — күз кабакларының тулысынча үсеше булмау.
- Кабак колобомасы — кабакның буынтыклы тулы катламлы гыйлләте.
- Анкилоблефарон — кабак кырыйларының өлешчә яки тулысынча ялганып үсүе.
- Өске кабакның птозы — өске кабакның аномаль түбән торуы.
- Гунн синдромы — ихтиярсыз өске кабакны күтәрү.
- Кабакның эчкә бөгелүе — кабак кырые күз алмасына таба борылуы.
- Блефарит — кабак кырыйлары ялкынсынуы.
- Трихиаз — керфекләрнең дөрес үсмәү нәтиҗәсендә күз алмасын тынычсызландыру.
- Кабаклар шешүе — кабаклар тукымасында аномаль сыекча җыелу.
- Пресепталь целлюлит — кабакларның таралган шешүе.
- Кабакның абсцессы — кабакларның үлекле ялкынсыну.
- Арпа (авыру) — керфек җиңсәсенең яки күзнең май бизләре үлекләп шешү.
- Лагофтальм — күз ярыгын тулы булмаган йому.
- Блефароспазм — кабак мускулларының ихтыярсыз кыскару,
- Коры кератоконъюнктивит — коры күз синдромы.
Яшь әгъзалары авырулары үзгәртү
Конъюнктива авырулары үзгәртү
- Конъюнктивит — конъюнктива ялкынсынуы
- Трахома — хламидийлы конъюнктивит төре
- Коры күз синдромы — конъюнктива дымландыру кимчелеге
- Пингвекула — конъюнктиваның дистрофик ясалгысы
- Птеригиум — конъюнктива җыерчыгы
Күз агы (склера) авырулары үзгәртү
- Эписклерит — күз агының өске катламының ялкынсынуы
- Склерит — күз агының тирән катламнарының ялкынсынуы
- Склерокератит — мөгезматдәгә күчүче күз агы ялкынсынуы
Мөгезкатлау авырулары үзгәртү
- Күз агының үсеш аномалияләре
- Кератит — мөгезкатлау ялкынсынуы
- Кератоконус
- Мөгезкатлау дистрофиясе
- Мегалокорнеа
Күз ясмыгы авырулары үзгәртү
- Күз ясмыгының үсеш аномалияләре
- Катаракта — күз ясмыгының тоныклануы
- Афакия — күз ясмыгы булмау[1].
Пыяласыман җисем авырулары үзгәртү
Төсле катлау авырулары үзгәртү
- Поликория — төсле катлауда берничә күз карасы
- Аниридия — күзнең төсле катлау булмау
- Иридоциклит — төсле катлау һәм керфексыман өлешнең ялкынсынуы
Челтәркатлау авырулары үзгәртү
- Ретинит — челтәркатлауның эпителиаль катлавының зарарлануы
- Челтәркатлауның дистрофиясе
- Челтәркатлау кубарылуы
- Ретинопатия
- Челтәркатлау ангиопатиясе
Күрү нервы авырулары үзгәртү
- Неврит — күрү нервы ялкынсынуы
- Күрү нервның токсик зарарлануы
- Нейропатия
- Күрү нервның атрофиясе
Сулы сыекчаның циркуляциясе бозылулары үзгәртү
Күзне йөртүче аппаратның авырулары үзгәртү
Күз чокыры авырулары үзгәртү
Рефракция бозылулары (аметропияләр) үзгәртү
Искәртүләр үзгәртү
- ↑ Афакия // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
2. * Офтальмология: русско-татарский терминологический толковый словарь / авт. -сост. Р. Ф. Гайнутдинова, - Казань: Татар, кн. изд-во, 2011.
127 с.: ил. ISBN 978-5-298-02029-9