Күзлуб (лат. Scutellaria) - иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләннәр һәм ярымкуаклар ыругы.

Күзлуб
Халыкара фәнни исем Scutellaria L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Шлемниковые[d]
Таксономик төр S. galericulata[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 65(2)[d]

 Күзлуб Викиҗыентыкта

Таралуы үзгәртү

 
Scutellaria galericulata

300 гә якын төре билгеле, Көньяк Африкадан тыш бөтен Җир шары буенча таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Гади күзлуб (S. galericulata) – бөтен районнарда да, шикле күзлуб (S. dubia) – Кама алдында, сөңге яфраклы күзлуб (S. hastifolia) Кама алдында һәм Кама аръягында очрый. Тугайлы болыннарда, куаклар арасында, сулык ярлары буенда үсә.

Ботаник тасвирлау үзгәртү

15-40 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы нәзек, шуышма. Яфраклары бөтен һәм каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре алсу, зәңгәрсу шәмәхә, зәңгәр төстә, өске яфраклар куентыгында урнашкан. Җимеше 4 чикләвекчеккә таркала. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июль-октябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Куллану үзгәртү

Гади күзлубның җир өсте өлешләрендә флавоноидлар, сапониннар, органик кислоталар, микроэлементлар, дуплау матдәләре бар. Халык медицинасында үлән төнәтмәсе гипертония авырулары, кан туктату, бәвел кудыру һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.

Баллы, декоратив үсемлек. [3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү