Кыңгыр-МәнәвезБишбүләк районында татар авылы, авыл советы үзәге. Кыңгыр елгасы буенда утыра. Бишбүләктән 10 км, Приют станцасыннан 50 км еракта. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1323 кешенең яшәве мәгълүм.

Кыңгыр-Мәнәвез
Нигезләнү датасы 1762
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Кенгер-Менеузовский сельсовет[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Кенгер-Менеузовский сельсовет[d], Бишбүләк районы, Бәләбәй райуны һәм Бишбүләк районы
Халык саны 1323 (2010)[3]
Почта индексы 452055
Җирле телефон коды 34743
Карта

Авылга 18 гасыр урталарында татарлар килеп нигез салган. Беренче исеме – Корган. Хәзерге исеме ике елга исеменнән килеп чыккан. Бу урында Кеңгер суы Мәнәвезгә коя.

Авыл Стәрлетамак белән Туймазыны тоташтырган автомобиль юлы өстендә урнашкан.

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[3]
1323

Мәгариф үзгәртү

Кыңгыр-Мәнәвез мәктәбендә 181 укучы белем ала (2011 ел, май). Уку-укыту татар телендә алып барыла.

Күренекле шәхесләр үзгәртү

Авылның горурлыгы - Кыңгыр-Мәнәвездә туып, шунда яшәүче журналист, язучы Әнвәр Сөләйманов.

Икътисад үзгәртү

Авылның икътисадын ААҖ “Җиргән-МТС” ия булган су тегермәне, Бишбүләк районара катнаштырылган азы комбинаты тәшкил итәләр.

Искәрмәләр үзгәртү