Кыпчаклар - Дунайдан Иртешкә кадәр җәелгән һәм борынгы гарәп һәм фарсы чыганакларында Дәшт-и Кыпчак дип аталучы җирләрдә яшәгән төрки халыкның атамасы. Көнбатыш тармагы команнар дип аталган.

1200 елларда Ауразиядәге команнар һәм кыпчаклар кабиләләренең конфедерациясе

Аңлатма үзгәртү

КЫПЧАК «кыпчак, кипчак» ~ гом. кыпч., алт. һ.б. қыпчақ id., бор. төрки [1] qïpčaq, qïfčaq, qïvcaq, qïvčaq-qobï «кыпчак; мескен, ярлы, бәхетсез» – З. Вәлиди (к. аныкы. [2]) буенча, бор. төрки қубы < қобы ~ бор. монг. γobi, монг. гоби (> каз. ғобы) «коры дала, чүл; Гоби чүллеге» сүзе белән баглы. Кыпчак < кубий-чақ: -чак – кечерәйтү-иркәләү кушымчасы (кыпчак, димәк, «ярлы мескенкәй»). КБтә қывчақ «мескен; ярлы», ш. ук «кыргый» мәгъ. күп тапкыр искә алына, қыв, қывы «буш, ку» сүзе дә еш очрый. Ләкин Европа галимнәре кыпчак сүзенең «этимологиясе билгесез» дип язалар.

Мифологик-фольклористик аңлатмаларда (к. [3]) кыпчак сүзе кубырчак, кабырчык «эче куыш нәрсә, куышлы агач, тупас ясалган кимә» сүзеннән диелә. Алт. қыбы «хәйләкәр» → қыбычақ «елгыр».

Қыпчақ ~ қыпсақ ~ қыпшақ алт., башк., нуг., каз., к.-калп., үзб. һ.б. халыкларда аерым бер кабилә яисә ыруг атамасы. Башкортларда қыпсақларның егермеләп ыруы (мәс., қара қыпсақ, қарағай қыпсақ, сарыш қыпсақ һ.б.ш.) аерымлана, казакларда, алтайлыларда да шул ук хәл. Әмма аерым кыпчак халкы юк. Татарларда кыпчак сүзе хәтсез заманнардан бирле билгеле (Алтын Урда әд. ядкәрләрендә очрый).

Хәз. кыпчак телләре төшенчәсе соңрак пәйда булган. Бу телләрнең төп билгес – иҗек азагында яңгыраулы тартыклар б, ғ, г, д килә алмау, ул авазларның икенче төр авазга күчә килүе. Мондый күренеш бүтән төрки телләрдә дә очрый, ләкин кыпчакларда эзлекле рәвештә килә. Ш. ук -ган кушымчасының киң кулланылуы да кыпчаклык билгесе. Гомумән, кыпчак телләре уйгур группасы телләреннән килеп чыкканнар.

Кыпчак сүзе һәм кыпчаклар тур. күп язылган. К. [4]; [5] (кыпчакларны турыдан-туры элгәре бор. сир халкы дип яза). К. ш. ук Куман, Коман.

Кыпчак сүзе (башк. қыпсақ, каз. қыпшақ) күп кабилә, ыруг атамаларында очрый. Кыпчакый дигән тәхәллүс һәм кыпчакый дигән терминологик сыйфат бар, мәс., қыпчақый ат токымы. Күрше телләрдә дә қыпчақ һәм модификацияләре еш кулланыла. [6]

Атама үзгәртү

Татар күренекле тарихчысы Мирфатыйх Зәкиев буенча кыпчак атамасы борынгы төрки сүзләрдән чыккан: къу-кыу (димәк ак) һәм чак-сак (борынгы саклар кабиләләре), ягъни ак сак, саклар - төрки кабиләләрнең бүтән атамасы[7]. Шулай итеп, кыпчаклар - ак төркиләр дигән сүз. Шушы карашны бүтән галимнәр яклый[8][9].

Ибн Фадлан Идел буе Болгары дәүләтендә сәфәр иткәндә җирле халыкны сакалиба дип йөртә. Мирфатыйх Зәкиев буенча сакалиба сак+лы+бай сүзтезмәсенә туры килә, ягъни бай сак кешеләре, бай ак төркиләр[10]. Шушы караш буенча Ибн Фадлан болгарларны сакалиба (саклыба) дип атап, болгарлар з-төрендәге кыпчак (ак сак) телендәге халык булганын исбатлаган.

Телләре һәм мәдәниятләре үзгәртү

Кыпчакларның теле төрки була. Иң мөһим истәлек буларак XIII гасыр ахырында төзелгән һәм Codex Cumanicus дип аталучы кыпчак-латин теле сүзлеге санала.

Кыпчаклар бары тик күчмә халык булмаганнар, шулай ук шәһәрләрдә яшәгәннәр. Кыпчак шәһәрләре: Саксин, Таматархан, Барчынлыкәнт, Шарухан һ.б.

Бүгенге көн үзгәртү

Бүгенге көндә төрки телләрнең төньяк-көнбатыш тармагы кыпчак төркеме дип атала. Кыпчак төркеменә татар-башкорт, казакъ, каракалпак, ногай, комык, карачай-балкар, кырым телләре һ.б. керә.

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • М.З.Закиев и Я.Ф.Кузьмин-Юманади. Казань, 1993. С. 158 .
  • «Проблемы языка и происхождения волжских татар». Казань, 1986. С. 62—108;
  • «Төрки-татар этногенезы» (Этногенез тюрко-татар). Казань-Москва, 1998. С. 322—396;
  • «Происхождение тюрков и татар». Москва, 2003. С. 302—357.
  1. ДТС: 445, 449
  2. Әçәрҙәр. Өфө, 1996: 35
  3. Будагов II: 36–37, «Угызнамә» һ.б.
  4. Marquart 1914; Кузеев 1974; Velidi; Kırzıoğlu 1992; Ögel 1993; İnan 1998: 1–68
  5. Кляшторный С. Кимаки, кыпчаки и половцы // История татар I: 328–346
  6. Тэтимол 2015
  7. Закиев М. З. Этноним сакалиба представляет собой общее название так называемых «дотюркских» тюрков. Он образован по тюркской модели вторичных и третичных этнонимов из частей сака+лы+ба, где сака/сак — древнее общее название тюрков, -лы — этнонимообразующий аффикс, ба— сокращенный вариант первичного тюркского этнонима бай/пи/би/бек
  8. На то, что этноним кыпчак обозначает белых, светлых, ученые-тюркологи давно обратили внимание. Так венгерский ученый Ю.Немет еще в конце 30-х годов пришел к этому выводу. Он писал, что бледно-желтые наименования половцев являются калькой с их тюркских названий куман и кун, которые восходят к тюркскому прилагательному къу (из более старого къуба) ‘бледный’, ‘желтый’. Закиев М. З. Лингвоэтнические особенности волжских булгар — главного этнического корня татар
  9. Добродомов И.Г. О половецких этнонимах в древнерусской литературе // Тюркологический сборник 1975г. М., 1978, С. 116; Немет Ю. Венгерские племенные названия у башкир//Археология и этнография Башкирии, Уфа, 1941 С. 99.
  10. Тюркский ли этот этноним сака/сак? Да, в традиционной тюркологии и индоиранистике саки отнесены к ираноязычным племенам, и этноним сака считается иранским в смысле ‘рога’. Но он сохранился среди тюркоязычных народов: саха — якуты, хакас<hака+ас <сака+ас, кыwсак>кыфсак>кыпсак>кыпчак ‘белые саки’, поэтому тюркологи считают его первичным тюркским этнонимом.