Кылык төзелеше (Казан)

55°47′ т. к. 49°11′ кч. о.HGЯO Кылык төзелеше, Кылык, Кылык бистәсе (тат. كلىك بىستەسىٰ[3] — Клыйк бистәсе, Klьjk bistəse) — Казанның хәзерге Совет районы территориясендә урнашкан бистә.

Кылык төзелеше
Дәүләт  Россия
Халык саны 2779 (1917)[1],
3524 (1920)[1],
1649 (1923)[1],
2555 (1926)[2]
Карта
 Кылык төзелеше Викиҗыентыкта

Атаманың килеп чыгышы үзгәртү

Бистә «Кылык» исемен Зур Кылык һәм Кече Кылык авыл җәмгыятьләре җирләрендә урнашу сәбәпле алган;[4]XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[5]

Тарихы үзгәртү

Бистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килә[6]. 1913 елда Воскресенски вулысы полиция уряднигының яшәү урыны һәм Казан өязенең беренче участогы приставының фатиры була[7].

1920 елда Казан өязенең Кылык вулысы Кылык төзелеше бистәсендә балалар бакчасы, эшчеләр клубы һәм Казан өяз совет милициясенең 1 нче районы штаб-фатиры була[8]

Кылык төзелеше Казанга ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[9].

Халкы үзгәртү

Халык саны
1917[1]1920[1]1923[1]1926[2]
2779352416492555

Милли составы (1926): руслар — 1971 кеше (77,14%), татарлар - 539 кеше (21,10%)[10].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Население г. Казани 1863-1923 г.г.Казан: 1923.
  2. 2,0 2,1 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты История Казани в документах и материалах. XX векISBN 5-7761-1323-7
  3. ГПИБ | Казанский городской Совет рабочих, крестьянских и красноармейских депутатов. Полугодовой отчет о работе городского совета XII созыв. - Казань, 1926
  4. Просмотр документа - dlib.rsl.ru. 2020-09-11 тикшерелгән.
  5. Ленинский район: «большая дорога» и Нью-Йорк. 2020-09-11 тикшерелгән.
  6. Постановления... Казанского уездного земского собрания....dlib.rsl.ru.Дата обращения: 31 августа 2020.
  7. Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год - Казанский губернский статистический комитет. — 1914.
  8. Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 г. Ч. 1. Центральные, губернские и уездные установления. Казань, 1920.. kitap.tatar.ruДата обращения: 31 августа 2020.
  9. Лазовский, И. Советская политика за 10 лет по национальному вопросу в РСФСР. 2020-08-31 тикшерелгән.
  10. История Казани в документах и материалах. XX век. — Магариф.