Кызыл мәйдан (Чабаксар)

Кызыл мәйдан (чуаш. Хĕрлĕ лапам/площадь, рус. Красная площадь) — Чабаксар үзәгендәге мәйдан. Чабаксар култыгы һәм элеккеге Плеханов урамы арасында урнашкан.

Кызыл мәйдан
Карта
Элеккеге исемнәр Базар мәйданы
Плеханов урамы
Озынлык 300 м
Район Үзәк (Ленин районы)

Мәйданда чуаш шагыйре Константин Ивановка һәм тарихчыга Василий Ниолаевка һәйкәлләр, Чуашстанда туган күренкле спортчылар исемнәре белән Чемпионнар аллеясе урнаша.

Мәйдан чабаксарлыларның вә шәһәр кунакларның танылган ял итү үзәге булып тора.

Тарих үзгәртү

 
Кызыл мәйдан язын

Инкыйлабка кадәр шул урыныда Базар мәйданы бар булган, совет вакытында ул колачлы рәвештә үзгәртеп тәзелгән һәм аңа Кызыл мәйдан исеме кушылган.

Элек мәйдан аша Түбән Новгород вә Плеханов урамнары узганнар, әмма 1996 елда Чабаксар култыгының тулуы сәбәпле, бу ике урамнарың өлешләре су астында калганнар, Плеханов урамының калган өлешендә торган каралтылар соңыннан Кызыл мәйдан составына кертелгәннәр.

Биналар вә корылмалар үзгәртү

  • № 3 — Табипларны камилләштерү үзәге
  • № 5 — Чуаш милли музее
  • № 7 — Чуаш драмтеатры
  • № 15/1 — Заманча сәнгать үзәге
Республика көне – Чабаксар култыгы вә Кызыл мәйдан күренеше (2011 ел)

Тышкы сылтамалар үзгәртү