Куян (Актаныш районы)

КуянТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Куян
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Уразай авыл җирлеге[1]
Почта индексы 423750
Карта

Актаныштан 5 чакрым төньяк-көнбатыштарак, тау астында, олы юл буенда урнашкан. Жирле тарихчы мәрхүм Мулланур Бәширов елъязмасында, Әҗәкүлдән 4 гаилә, катнаш урман эчендә, тау итәгендә уңайлы урын сайлап, биредә куыш коралар. Йосыф, Яманай, Бикбай, Солтанай аймакларыннан авыл барлыкка килә, атама турында сөйләшкәндә, куян сикереп узып китә, шуннан торак урынын Куян дип атыйлар, ди. Әҗәкүлне Агыйдел аръягыннан чыгып, 3 землянка казып кергән балыкчылардан башлана, дип исәпли. Моның ялгыш фикер икәнен Әҗәкүл тарихында, башка урыннарда искәртеп уздык. Әлеге авыл һәм тагын шактый торак урыннары башы борынгы Гәрәй тархан кавеме вәкилләре белән бәйләнгән. Безнең якта җирләр җитми башлагач, алар елга аръягындагы хәзер Башкортстанда калган җирләрдә яңа авылларга нигез салалар, Тарихи вакыйгаларны кирегә әйләндереп кую ул сәяси күзлектән килеп чыккан бер хәл генә. Мулланур аганың ерак-ерак Солтанай бабасы, башкаларның шәҗәрәсе дә Гәрәй кабиләсенә барып тоташа. Минзәләдән күренекле тарихчыбыз Юныс ага Йосыпов эзләп тапкан документларда 1750 елда авылдан Инкилде Усманов, Бакый Тяпин, Әмир Йосыпов, Гаскәр Сәркин (Сөяркин?) һәм Мәмәтов Кабан, Такталачык, Уразай кешеләре белән бергә Агыйдел елгасының Туктар күленнән Сөн тамагына кадәрге арасын 30 елга куллануга биреп тору килешүен төзүдә катнашалар, диелә. 5 төрле фамилия Куянда башка нәсел вәкилләренең дә күпләп яши башлавын күрсәтә. 1758, 1763 елгы кәгазьләрдә тагын Каныбәк һәм Чирмеш Йосыповлар, Ракай һәм Уразлы Көязевләрнең исемнәре атала. Солтанай тармагы соңрак килеп утыра.

1795 елда 33 хуҗалыкта 130 ир-ат, 120 хатын-кыз теркәлгән. 1834 елда - җан башы 456 га, 1858 елда 529 га җитә. 1902 елда 123 йортта - 263 ир-ат, 358 хатын-кыз, 1906 елда 138 өйдә - 681, 1913 елда 172 хуҗалыкта - 753, 1921 елда - 773, 1922 елда 134 ихатада - 752, 1926 елда - 712, 1938 елда - 749, 1949 елда - 414, 1958 елда - 492, 1965 елда 123 гаиләдә - 475, 1972 елда - 523, 1989 елда 111 ихатада - 305, 1993 елда 101 йортта - 280, 2010 елда 97 хуҗалыкта 276 кеше яши. Әүвәл Гәрәй волостеның Әҗәкүл түбәсендә йөри, ирләре (171 кеше) 1816 елны Туймас Иштыков командасында исәптә торалар. 1859 елда - якын-тирәдәге 5 авыл белән бергә Такталачык йорт җәмгыятенең бер аймагын тәшкил итәләр, соңыннан Шәрип, Актаныш волостена карый.

Төп шөгыльдән тыш, умарта асраучылар, талдан төрле әйбер үрүчеләр, арба ясаучылар, Әҗәкүлдәге складларда эшләүчеләр, йөкчеләр була. Шәһәрләрдә эшләп кайтучылар да табыла. Старшина Табыш Абдуллин командасында 43 кеше Е. Пугачев баш күтәрүендә яу чаба. Башка отрядларда да куянлылар булалар. Яманайларның авылда шәҗәрәсе, тамыры юк, чөнки алар «Емельян патша»ны яклап, баш күтәрүчеләр сафына басалар, шуңа эзәрлекләнеп, тамырлары корытыла. 1884 елны имана җирләре 1726 дисәтинә булса, 1913 елда - ул 1420 дисәтинәгә калдырыла. Авылда 1884 елда - 188, 1913 елда 206 эш аты асрала. Басулары өстә урнашканлыктан, һәр аймак таудан менү өчен үзенә юл салган. Әҗәкүл пристанена кадәр бара торган олы юл 1930 еллар уртасында төзелә. Пристаньга якын урнашу авылга тынгылык бирмәгән, гражданнар сугышы, мәҗбүри азык туплау чорында биредә агы-кызылы, башкасы даими булып торалар. 1918 елның май аенда Совет властена каршы фетнә күтәргән Чехословакия корпусы сугышчылары җәй урталарында, пароходка төялеп, Әҗәкүлгә килеп төшәләр. Чигенгәндә Куянда канлы гамәлләр кылалар, кешеләрне ирексезләп үзләре белән алып китәләр. Ирмәш очындагы тау битендә Әҗәкүл икмәк кабул итү ноктасында эшләгән русларның мәрхүм булганнарын җирләү өчен 1890 елда аерым җир бүленеп куела. Акларга каршы сугышта һәлак булган 22 солдат һәм бер комиссар әлеге Марҗа зиратында җирләнәләр. 1937 елда сорау алу вакытында җан биргән «халык дошманнары»н да исәннәреннән кабер казытып, үлгәннәрне, кабер казучыларны шунда күмгәннәр дигән риваять тә бар.

1929 елда «Кызыл тау» күмәк хуҗалыгы оештырылганда 4 кеше сайлау хокукыннан мәхрүм ителә, 6 гаиләгә 1930 ел башында кулак тамгасы тагыла. 1434 гектар җире булган «Кызыл тау»га 1958 елда «Кызылигенче» (Шәрип, Мерәсавыллары), «Таулар» (Уразай һәм Илчебай) хуҗалыкларын кушалар, җидееллык мәктәпле, авыл Советы үзәге булган Куян «Таулар» хуҗалыгының үзәгенә әверелә. Озакка түгел. Идарә Уразайга күчерелә, 1985 елда авыл Советы да Уразай атамасы белән йөртелә башлый. Авылда башлангыч мәктәп, медпункт, балалар бакчасы кала. Мөселманнарның мәхәлләгә оешуы 1826 елда рәсмиләштерелә. 1870 елдан мәчет каршында малайлар мәктәбе эшләве билгеле. Авыл зураеп, мәхәлләләр саны 7 гә җитә. 1902 елда мир көче белән яңа иман йорты салына. Совет власте чорында мәчет һәм мәдрәсә биналары белем учакларына бирелсәләр дә, 1966 елга кадәр манарасы тирә-якка, олы юлга нур чәчеп, балкытып торды. Хуҗалык рәисе боерыгы белән элекке иман йортын Уразайга клуб итеп сүтеп алып китәләр. Тик бүгенге көндә дә андагы халык ихтыяҗын, зәвыгын канәгатьләндерерлек мәдәният учагына тилмерә. Чөнки яңа җирдә мәчет бүрәнәләре 20 елга гына түзделәр.

Куян халкының бер өлеше «Нур» ҖЧЖдә, зур күпчелеге Актаныштагы оешмаларда, шулай ук «Актанышнефтепродукт» ААЖдә, икмәк кабул итү предприятиесендә хезмәт куя.

Бөек Ватан сугышына алынган яугирләрнең 118 е һәлак була, хәбәрсез югала. Сугыштан соң 90 га якын гаилә читкә күчеп китә, 44 е Яңа Актанышта бәхетен таба.

ХХгасыр башында - П. А. Столыпин реформасы вакытында бер төркем гаилә, Агыйдел аръягындагы җирләренә күчеп китеп, Яңа Куян авылы төзиләр. 1920 елда анда 22 хуҗалыкта 82 кеше яшәве мәгълүм. Шәбез елгасының югары агымындагы Иске Җияшнең Түбәләс басуы Куян һәм Әҗәкүл, Уразай, Илчебай крестьяннарына бирелә. Бу - патша хөкүмәтенең игенчеләр турында «ихластан кайгыртуы» җимеше.

Почта индексы — 423750.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 244нче бит.