Куләсә сугу татар халык уены.

Куләсә сугу
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
авыл урамы
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уен гадәттә авыл урамында уйнала. Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике командага бүленәләр. Һәрберсендә бер башы кәшәкә сыман бөгелгәнрәк 1,5—2 м чамасындагы таяклар була. Уен башланганчы ук күп итеп уртача юанлыктагы агачтан күләсәләр (тәгәрмәчләр) кисеп куялар.

Командалар, бер-берсеннән 25 —30 м чамасы ара калдырып, кара-каршы бер-бер артлы тезелеп басалар. Уенчы белән уенчы арасында да 2—3 метр ара калдырырга кирәк.

Бер команданың иң беренче торучысы каршы якка таба күләсәне тәгәрәтеп җибәрә. Каршы як команда кешеләре аны туктатырга һәм «үтермичә» (күләсәне яссы ягына егылтмыйча) кире якка сугып җибәрергә тырышалар. Гомумән, һәр як күләсәне үз ягында «үтермәскә» тырыша. Чөнки, күләсәне тәгәрәткән яисә сугып җибәргән команданың баш кешесе күләсә «үлгән» җиргә килеп, калганнары аның артына тезеләчәк. Ә тәгәрмәчне «үтергән» як кирегә таба чигенеп баса. Шулай итеп, командалар бер-берсен әле бер якка, әле икенче якка куып йөртәләр.

Кайсы команда каршы яктагыларны күбрәк арага куа, шул команда җиңүче була.

Чыганаклар үзгәртү