Кузгалмас йолдызлар сурәтле китабы

Кузгалмас йолдызлар сурәтле китабы (гарәп. كتاب سور الكواكب الثابتةкитаб совәр әл-кәвакиб әс-сабита[1]) — якынча 964 елда тәмамланган Габделрахман Әбелхөсәен әл-Суфинең астрономик әсәре. Бу хезмәт — 1017 йолдызның координатлары һәм йолдызча зурлыклары жәдвәлләреннән, шулай ук 48 йолдызлыкларның сурәтләреннән гыйбарәт зайичә.

Кавәс йолдызлыгы. Әл-Суфинең «Кузгалмас йолдызлар китабы»ның 1730 елдагы кулъязмасы. АКШ Конгрессы китапханәсе

Габделрахман Әл-Суфи үзенең җәдвәлләре Клавдий Птолемейның «Әлмагест» нигезендә төзелгән. Ул үзенең күзәтүләрегә нигезләнеп, элгәрләрнең мәгълүматларыны яңадан тикшерде һәм аныклык кертте. Аның хезмәте астрономиянең алдагы үсешенә зур йогынты күрсәтте. Җәдвәлләрне әл-Бируни, Әбелхасан ибне Юныс, Насретдин әт-Туси, «Альфонсо җәдвәлләре» төзгәндә испан галимнәре, Олугбәк обсерваториясендәге сәмәрканд галимнәре кулланганнар.

Китапта әл-Суфи һәр йолдызлык өчен ике сурәтне бирде, «Җирдән» һәм күк йөзе глобусында күренешләре. Хезмәтнең күп күчермәләре һәм тәрҗемәләре булуы мәгълүм. Иң борынгы сакланган нөсхә 1009 елда астрономның улы күчереп язылган һәм Бодлиан китапханәсендә саклана.

Әл-Суфи беренче мәртәбә Андромеда Томанлыгыны «кечкенә болыт» буларак тасвирлады. Әмма бу болыт, мөгәен, Исфәһан астрономларга 905 елына кадәр мәгълүм булган. Шулай ук ул үзенең китапта Зур Магеллан Болыты турында беренче язма искәртмәне калдырды. Бу Җирдән күзәтеп алган, Киек Каз Юлыннан тыш, беренче галактикалар булган.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Китаб — китап; кәвакиб — йолдызлар; совәр — сурәтләр; сабит — кузгалмаучы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.