Кояш Тимбикова укулары

Викибирелмәләрдә элемент юк

Кояш Тимбикова укулары — язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кояш Тимбикова исемендәге Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә узучы әдәби укулар. Укулар һәрберсе аерым исем белән, укучылар һәм укытучылар катнашында үткәрелә. 

Тематика үзгәртү

Кояш Тимбикова туган ягына тугрылыклы, халкына игътибарлы була. Якташлары да аны һәрвакыт хөрмәт белән, горурланып искә алалар. Аның талантын, туган җиргә булган мәхәббәтен югары бәялиләр.

Тарихы үзгәртү

  • 2008-2009 нчы елларда укулар беренче тапкыр гимназия укучылары өчен оештырыла.
  •  2010 нчы елда мондый укулар гимназиябезнең Ресурслар Үзәге тарафыннан муниципаль район укучылары һәм укытучылары өчен татар һәм рус телләрендә үткәрелә.
  • 2011 нче елда  Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгында  хуплау тапкач, Республика укулары итеп оештырыла. Әлеге укуларда 20 дән артык район укытучылары һәм укучылары катнаша.
  • 2012 нче елда  укулар Кояш Тимбикованың тууына 75 ел буларак тантаналы рәвештә үтә.
  • 2013 нче елда Кояш Тимбикова исемендәге укулар төбәкара укулар дәрәҗәсенә күтәрелә.

Җыентыклар үзгәртү

Республика дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, укучыларның һәм укытучыларның  эшләре җыентыкка  туплана, ел саен  һәрберсе  аерым исем астында бастырыла:

  • 2011 — “Бәхетне без җыябыз мизгелләрдән...”
  • 2012 — “ Сүз эзлибез “Сез кабызган сихри янгыннан...”
  • 2013 — “ Кулларыбызга  китап алыйк...”
  • 2014 — “ Сиңа әйтер сүзем бар...”  
  • 2015 — “ Күңел җылысын кушып...”
  • 2016 — “ Мәрҗән эзлим әсәр төпкеленнән...”
  • 2017 — “ Кояшка йөз белән”
  • 2018 — “Кояшлары белән якты туган ягым...”
  • 2019 — “Туган ягым кояшы”

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү