Корстон-Казан (ингл. Korston Hotel & Mall Kazan) - Корстон халыкара кунакханәләр һәм сәүдә үзәкләре челтәренең бер өлеше булып тора, алар Мәскәү, Казан, Серпухов (Россия) һәм Будваны (Черногория) үз эченә ала. Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан.

кунакханә
Корстон-Казан
Урын Казан
Сайт http://www.korston.ru

Проект үзгәртү

"ВЕЛП" иҗат остаханәсе проекты буенча 2006 нчы елда төзелгән. Әлеге проект "АрхИдея 2011" ачык халыкара конкурсында "Архитектура. Иҗтимагый биналар" номинациясендә Гран-при отты.

2013 елның 4 июлендә комплексның икенче этабы файдалануга тапшырылды - 25 мең квадрат метр мәйданлы 25 катлы бина, биеклеге 75 метр.

Эшчәнлеге үзгәртү

Корстон бинасы эчендә кунакханә, кинотеатр, рестораннар, балалар өчен уен паркы, бизнес үзәк һәм башка бик күп оешмалар урнашкан. Әлеге урыннарга 12 сәгать аралыгында барырга мөмкин. Эш вакыты: иртәнге сәгать 10 нан башлана, кичке сәгать 10 га кадәр дәвам итә. Монда олылыр да, яшьләр дә, балалар да үзенә кирәкле урынны сайлап алырга мөмкинчелек бик зур.

Бинаның төзелешенә килгәндә, һәр этажның төзелеше һәм оешмалар урнашуы белән сайтында танышырга мөмкин.

Биредә, шулай ук, сәүдә үзәкләре дә урнашкан. Монда килеп, һәркем үзе теләгән киемне, аяк киемнәре һәм аксессуарлар сатып ала ала.

Урыны үзгәртү

Н.Ершов һәм Вишневский урамнары киселешендә урнашкан. Әлеге урын Казанның үзәгенә бик якын урнашкан. Корстон аша автобус һәм троллейбуслар хәрәкәте бик зур. Шунлыктан монда беркыенлысыз барып җитәргә мөмкин. Якында гына Горький паркы да урнашкан.

Тарих һәм казанышлар үзгәртү

Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе "Корстон-Казан" 2006 нчы елның ноябрендә ачылды һәм Россиядә төзелүче "Корстон" компанияләре төркеме челтәрендә икенче урында тора. 2013 нче елның июлендә икенче чират ачылды.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Корстон-Мәскәү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү