Константин Чеботарёв

Константин Константинович Чеботарев (1892 ел, Уфа губернасының Бәләбәй өязе Юрминск авылы - 1974 ел, Мәскәү) — рус һәм совет рәссамы, 1920 еллар Казан сәнгать авангарды лидеры. Рәсем сәнгатендә һәм графикада да, шулай ук театр рәссамы буларак да эшли.

Константин Чеботарёв
Туган 1892
Үлгән 1974
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре рәссам

 Константин Чеботарёв Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1892 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе бай крестьян гаиләсендә туган. Казанда белем ала, 1917 елда Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый, анда аның укытучыларының берсе Николай Фешин була. 1914 елда Кырымда була, шуннан соң берникадәр вакыт импрессионизм стилендә эшли, әмма соңрак аннан читләшә.

1917 елда үзен «Союз Подсолнечник» дип атаган рәссамнар берләшмәсе лидеры була. Берләшмә «исән калган сәнгать»кә каршы көрәшне максат итеп куйган. Сәнгать авангарды дәвамында барлыкка килгән төркемнең беренче күргәзмәсе 1918 елда була. Куелган 305 эшнең 50се Чеботаревныкы була. Бу чорда ул нигездә геометрик формалардагы композицияләрдән төзелгән әсәрләр иҗат итә. Аның иң танылган эше «Кызыл армия» (1917) була.

1919 елда Чеботарев Колчак армиясенә алына һәм Казанга 1921 елда гына кайта.

1920 еллар башында рәссам Югары ирекле сәнгать-техник остаханәләрнең (АРХУМАС) чишмә башында тора, соңрак Казан сәнгать-техник институтының уку бүлеге мөдире Фешин инициативасы белән сынлы сәнгать, рәсем һәм композиция укыта.

Казан 1920 елларда инде танылган авангард үзәге була. 1920 елдан «Всадник» («Җайдак») альманахы чыга, аңа армиядән кайткан Чеботарев кушыла. Ул шулай ук Казанның «КЭМСТ» яшьләр театрында эшли һәм берничә спектакль күрсәтә.

1926 елда Чеботарев Мәскәүгә күчеп китә, анда да театр рәссамы булып эшли.

1930 елларда ул, репрессияләнмәсә дә, күргәзмәләрдә катнашу мөмкинлеген югалткан. 1940 елдан ул Мәскәүгә Рәссамнар Берлегенә гариза бирә, тик анда 1970 елда гына кабул ителә. Сугыштан соңгы чорда Мәскәү шәһәренең Новогиреево шәһәрендә яши. Новогиреево зиратында җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • К. К. Чеботарев (1892—1974): Каталог / [Сост. Е. С. Шостакович ; Отв. ред. Л. С. Кейдан] ; МОСХ РСФСР. — М., 1978 (Тип. Мин-ва культ. СССР). — 24 с. : ил. ; 21 см. — [1 л. 50 т.], 500 экз.

Тышкы сылтамалар үзгәртү