Конон (лат. Conon PP.; 630 ел21 сентябрь 687 ел) 686 елның 21 октябреннән 687 елның 21 сентябренә кадәр Рим папасы. Сайлауда аның намзәте ике үзара көрәшүче фракция арасында компромисс буларак тәкъдим ителә. Ул 11 ай идарә итә, вафатыннан соң Изге Петер җәмигында күмелә.

Конон
лат. Conon PP.
[[Файл:|280px|Конон]]
83 нче Рим папасы
21 октябрь — 21 сентябрь
Тәхеткә менү: 21 октябрь
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Иоанн V
Варис: Сергий I
 
Туу: 630 ел(0630)
Сицилия
Үлем: 21 сентябрь 687(0687-09-21)
Рим
Күмелгән: Изге Петр җәмигы

Тормыш юлы үзгәртү

Әтисенең фракияле әфисәр булуы билгеле. Конон яшьлеген Сицилиядә үткәрә, шунда ук белем ала, ә Римга килгәч, рухани була. Аның яше, кыяфәте һәм гади холкы аның папа булып сайлануына теләктәшлек итә.Ул үзара көрәшкән фракцияләр өчен уңайлы намзәт булып чыга. 686 елның 21 октябрендә ул тәхеткә утыра.

Папа ирландияле миссионер Килианны кабул итә, аны әрхәрәйлеккә багышлый һәм иптәшләре белән бергә Франкониядә дин таратырга куша.

Папаны Византия императоры Юстиниан II нык хөрмәт итә һәм папа җирләрендәге кайбер салымнарның папа кулына җыелуын тәэмин итә. Папа 11 айдан соң, 21 сентябрьдә озак авырудан вафат була.

Чыганаклар үзгәртү