Клэренс Аниколас Клемонс, джуниор (1942 елның 11 январе– 2011 елның 18 июне), шулай ук Биг Мэн буларак мәгълүм, Америка музыканты һәм актёры булган. 1972 елдан 2011елда үлеменә кадәр, ул Брюс Спрингстинның E Street Band-та саксофонист булган. Клемонс берничә соло альбомы чыгарган. 1985 елда аның "You're a Friend of Mine" - Джэксон Браун белән дуэты синглы булган. Кунак музыканты буларак ул Арета Фрэнклинның "Freeway of Love" җырында катнашкан. Актёр буларак Клэмонс берничә фильмда уйнган, алар арасында en:New York, New York and Bill & Ted's Excellent Adventure. Ул шулай ук берничә телесериалларында кече рольләрне уйнаган, алар арасында Diff'rent Strokes, Nash Bridges, The Simpsons, My Wife and Kids, һәм The Wire. Дусты Дон Рэо белән Клемонс Big Man: Real Life & Tall Tales (2009) нәшер иткән бу өченче заттан язылган ярым-уйланма автобиография. Режиссёры Ник Мида булган аның тормышы турында Clarence Clemons: Who Do I Think I Am? документаль фильмы 2019 елның августында чыккан булган.[1]

Клэренс Клемонс
Туган 1942 елның 11 январе
Америка Кушма Штатлары, Вирджиния, Норфолк графлыгы, Чеспик
Һөнәре соло җырчысы

Тышкы сылтамалар үзгәртү

 2018 елның 24 февраль көнендә архивланган.
  1. Kaplan, Ilana. Springsteen Saxophonist Clarence Clemons Documentary Out This Summer (en).