Кирилл Ковальджи

Кирилл Владимирович Ковальджи (1930 елның 14 марты, Ташлык авылы, Аккерман өязе, Румыния Корольлеге — 2017 елның 10 апреле, Мәскәү, ССРБ) — совет һәм Россия шагыйре, прозаик, әдәби тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче. «Кольцо А» журналы баш мөхәррире. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).

Кирилл Ковальджи
Туган телдә исем рус. Кирилл Владимирович Ковальджи
Туган 14 март 1930(1930-03-14)
Каменское[d], Четатя-Албе[d], Румыния кыйраллыгы[d]
Үлгән 10 апрель 2017(2017-04-10)[1] (87 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре шагыйрь, журналист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче

 Кирилл Ковальджи Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Кирилл Ковальджи 1930 елның 14 мартында Ташлык авылында болгар-әрмән гаиләсендә туган. Әтисе — Владимир Иванович Ковальджи (1901—1984) — нотариус ярдәмчесе, бухгалтер, әнисе — Маргарита Николаевна Урфалова (Урфалянц 1899—1985) — хуҗабикә. Кирилл Ковальджиның балачагы Кагулда һәм Аккирмәндә узган.

1954 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Кишинёвта журналист (1954—1959), ССРБ Язучылар берлеге идарәсендә консультант (1959—1970), «Советская литература» журналының баш мөхәррире урынбасары (1970—1972), «Литературное обозрение» журналының бүлек мөдире (1972—1977), «Юность» журналының тәнкыйть бүлеге мөдире (1977—1990), «Московский рабочий» нәшриятының баш мөхәррире (1992—2000), 2001 елдан 2013 елга кадәр — «Пролог» (СЭИП фонды) интернет-журналы программасы җитәкчесе булып эшли, 2013 елның мартыннан — «Кольцо А» СПМ журналы баш мөхәррире.

1956 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы, 1992 елдан Мәскәү Язучылар берлеге секретаре. Рус ПЕН-үзәге әгъзасы. «Муза» альманахы, «Юность» журналы редколлегиясе әгъзасы. Мәскәү Язучылар берлегенең «Венец» әдәби премиясе лауреаты (2000), «Поэтоград» атналык премиясе (2010), «Дети Ра» журналы премиясе лауреаты (2014), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).

Ваганьков зиратында җирләнгән[2].

Кирилл Ковальджиның әдәби студиясе үзгәртү

Кирилл Ковальджиның әдәби студиясеннән XX гасыр азагы — XXI гасыр башы совет һәм рус шагыйрьләре чыга: Иван Жданов, Александр Ерёменко, Юрий Арабов, Нина Искренко, Алексей Парщиков, Евгений Бунимович, Владимир Тучков, Виктор Коркия, Марк Шатуновский, Владимир Друк һ.б.

Ковальджи студиясенә Игорь Иртеньев, Вилли Брайнин-Пассек (1980 елларда), Виталий Кальпид, соңрак Александр Переверзин, Елена Дорогавцева, Наталья Полякова, Елена Лапшина, Евгений Никитин һ.б. шагыйрьләр килгән.

Иҗат үзгәртү

Кирилл Ковальджи 1947 елдан бирле шагыйрь буларак басыла башлый. «Новый мир», «Дружба народов», «Континент», «Октябрь», «Юность», «Огонёк», «Арион», «Нева» һәм башка журналларда басыла. Шигырьләр («Сынау», 1955, «Тавышлар», 1972, «Төштән соң», 1981, «Лирика китабы», 1993, «Күренми торган бусага », 1999, «Сиңа. Сорап алганга кадәр», 2003, «Орлыклар», 2005, «Сайланма лирика», 2007) һәм проза (роман «Лиман тарихлары», 1970, «Үтәли җилдә шәм», 1996, «Кире хисап», 2004) авторы.

Молдавия шагыйрьләрен тәрҗемә итә — Андрей Лупан, Емилиан Буков, Г. Менюк, П. Боцу һ. б., поэтов Румыния шагыйрьләрен тәрҗемә итә — М. Эминеску, Дж. Кошбука, Н. Стэнеску, М. Сореску, М. Динеску, Лео Бутнару һ.б.

Кирилл Ковальджиның шигырьләре һәм прозалары берничә Аурупа телләренә, Румыния, Польша, Болгария, Молдавиядәге аерым басмаларга тәрҗемә ителә. Ковальджи шигырьләренә берничә җыр язылган, шул исәптән: «Яңа ел вальсы» һәм «Ленинград турында» (музыка авторы — композитор Михаил Чистов) һәм 2018 елда шагыйрьнең улы Владимир Ковальджи язган «Күренми торган бусага» альбомы.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • «Михай Эминеску» медале (2000 елның 15 июне, Молдавия) — милли яңарыш эшендәге казанышлары, Михай Эминеску әдәби мирасын пропагандалауга һәм милли рухи кыйммәтләрне раслауга зур өлеш кертүе өчен[3].
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1960 елның 8 июне) — Молдова сәнгате һәм әдәбиятын үстерүдә һәм Мәскәүдә Молдова сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңаеннан[4].
  • Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2006 елның 10 апреле) — мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[5].
  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2002 елның 7 гыйнвары) — Россия Федерациясе Президенты каршындагы ярлыкау мәсьәләләре Комиссиясе эшендә актив катнашкан өчен[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://historygreatest.com/kirill-kovaldzhi-russian-author-died-at-87
  2. Поэта Ковальджи похоронят на Ваганьковском кладбище, archived from the original on 2017-04-13, retrieved 2022-05-18 
  3. Указ Президента Республики Молдова от 15 июня 2000 года № 1521 «О награждении медалью «Mihai Eminescu»
  4. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 8 июня 1960 года «О награждении орденами и медалями СССР работников искусства и литературы Молдавской ССР»
  5. Указ Президента Российской Федерации от 10 апреля 2006 года № 350 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  6. Распоряжение Президента Российской Федерации от 7 января 2002 года № 4-рп «О поощрении»

Сылтамалар үзгәртү