Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Киндер (лат. Cánnabis, рус. Конопля) — Киндерчәләр гаиләлегенә керүче берьеллык үсемлекләр ыругы.

Киндер
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cannabis L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон киндерчәләр
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр C. sativa[d], C. indica[d] һәм C. ruderalis[d]
Җимеш төре орлыкча[d]
Нәрсәнең чыганагы конопляное масло[d] һәм пыльца от марихуаны[d]
Бүләкләр
Правовой статус в медицине правовой статус конопли[d]
Һәштәге Cannabis
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2034[7]
 Киндер Викиҗыентыкта

Төрләр үзгәртү

 
Киндер төрләре

Бу ыругка түбәндәге төрләр кертелә иде:

  • Чәчүле киндер (C. sativa)
  • Һинд киндере(C. indica)
  • Кыргый киндер(C. ruderalis)

Хәзер исә һинд киндере Чәчүле киндернең астөре итеп карала (C. sativa var. indica). Ә кыргый киндер исә чәчүле киндер атамасының синонимы булып санала.

Төзелеше үзгәртү

Чәчүле киндернең төзелеше:

 

Киндер икеөйле берьеллык үләнчел үсемлек.

Тамыры туры, 1.5-2 метр тирәнлеккә житә.

Сабагы туры гадәттә 1.5 метр биеклектә, кайбер астөрләре 3-6 метрга җитә. Аскы өлешендә түгәрәк, өстә алтыпочмаклы, бизчел төкләр белән капланган.

Яфраклары 5-9 тешле-тешле озын яфракчыклардан тора.

Химик состав үзгәртү

Орлыкларында 30-38% май бар, шулай ук аксым, аминокислоталар, углеводлар табылган.

Яфракларында һәм чәчәкләрендә психоактив матдәләр - каннабинол һәм каннабидол бар.

Кулланылу үзгәртү

Чәчүле киндер сүс һәм май алу өчен, очсызлы кәгазь ясауда кулланыла. Медицина практикасында (склерозны давалау, аппетит ачу, яман шеш һәм СПИД белән авыруларның хәлен яхшырту, авыртуларны басу өчен) һәм наркотик матдә буларак Киндер экстрактлары, чиста ТГК, киндер сумаласы (хәшиш) һәм башка препаратлар кулланыла.

Куллану тарихы үзгәртү

Киндер бик бай тарихка ия. Аның турында берене язма б. э. к. 2800 елга карый. Ул Кытайда табылган.

Россия территориясенә скифлар тарафыннан V гасырда кертелгән Киндер патша Россиясендә һәм Советлар Берлегендә иң киң таралган культураларның берсе булган. Киндер сүсе, баулар, Европа илләренә күпләп сатылган.

1961 елда БМО конвенциясе нигезендә киндер һәм аның препаратлары наркотикларга тиңләнә.

 
1930нчы еллардагы плакат

Препаратлар үзгәртү

Медицинада: Savitex- табыйгый ТГК һәм КБД.

Маринол- ТГКның синтетик аналогы.

Тильден Экстракты.

Фитин - киндер орлыгыннан ясала.

Наркотик буларак:

Марихуана - киндернең киптерелгән яфраклары һәм чәчәкләре.

Хәшиш - прессланган киндер тузаны яки сумаласы.

Сөтле экстракт.

Майлы экстракт.

Кануни торыш үзгәртү

 
Дөньяда киндернең кануни торышы(аз күләмдә саклау).
 
Европада киндернең кануни торышы.

Киндер составындагы матдәләр психотроп үзлекләргә ия булу сәбәпле, аны үстерү, саклау һәм куллану күп илләрдә тыелган. Әмма кайбер илләрдә (Голландия, Чехия, Испания) аз күләмдә үстерү яки шәхси куллану өчен сатып алу, ә АКШ һәм Канадада медицина максатларында куллану рөхсәт ителгән. Россиядә 2010 елның 18 нче ноябрендә эшли башлаячак закон нигезендә аз күләмдә (~20 төп киндер) составында наркотик булган үсемлек үстергән өчен җинаять җаваплылыгы административ җаваплылыкка алыштырылачак[8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 23(1) / мөхәррир S. S. Chang, У Чжэнъи — 1998.
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. https://www.hmppa.at/arzneipflanze-des-jahres/
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. http://www.rg.ru/2010/05/21/narkotiki-dok.html