КилемБашкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. Идәш елгасы буенда урнашкан. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 797 кешенең яшәве мәгълүм.

Килем
баш. Килем
Сурәт
Рәсми исем Килем
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Килимовский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Килимовский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 797 (2010)[2]
Почта индексы 452725
Карта

Истәлекле урыннар үзгәртү

Авылның төп истәлекле урыны – Тәфкилев морзалар утары. Утарга 1821 елда төзелгән таш мәчет, 1853 елда төзелгән Тәфкилевлар сарае һәм парк керә. Якында 17 гасыр мөселман зираты урнашкан.
/> Россия Федерация президентының 1995 елның 20 февральдәге 176нчы карары нигезендә 1821 елда төзелгән бина федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас исемлегенә кертелгән.
Реставрацияләнгән Сарайда бүген “Килем” Татар тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.[3]

Демография үзгәртү

1917 елда Килемдә (“Иске Килемдә”) 1456 кеше яши. Милләте буенча: 1441 татар, 9 типтәр, 6 башкорт.[4]

Халык саны
2010[2]
797

2002 елда 67% халык татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 32%.

Социаль тармак үзгәртү

Авылда урта мәктәп эшли. Элек Тәфкилев сараенда урнашкан булса, әле яңа бинада эш итә.

Авылның атаклы кешеләре үзгәртү

Җитештерү тармагы үзгәртү

Килемнең күмәк хуҗалыгы таркалган, авыл җирләрен 9 фермер хуҗалык эшкәртә.

Дин үзгәртү

Географик урынлашу үзгәртү

  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 26 км
  • тимер юл станциясенә (Бүздәк): 25 км

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү