Чүпрәле-Бездна калкулыгыннан агып чыккан Кече Чынлы елгасы, үз юлында 60 чакрым басу-кырларны, иңкү-болыннарны дуамал ярып, сырт урыннарны җайлы гына урап, елга-ерынты, чишмә суларын туплап, Зөя елгасына барып кушыла. Елганың урта агымында, ярларының ике ягына да җәелеп татар халкының көнбатыш диалектында сөйләүче, ягъни мишәр дигән төркем килеп төпләнгән-зур бер авыл барлыкка килгән һәм аңа Кече Чынлы дигән исем биргәннәр.

Кече Чынлы елгасы
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 54°44'10.43"тн, 48°12'8.35"кнч, 54°44'10.43"тн, 48°12'8.35"кнч, 54°43'59.84"тн, 48°7'59.41"кнч
РДСР 08010400612112100002393
Нинди сулыкка коя Чынлы Edit this on Wikidata
Озынлык 54 километр Edit this on Wikidata
Карта
Кече Чынлы елгасына коючы "Океан" сусаклагычы

Моны да карагыз үзгәртү