Кече Чирмешән

елга

Кече Чирмешән елгасы, Олы Чирмешәннең уң кушылдыгы. Чистай районының Татар Ялтаны авылы янында башлана, тамагы Ульянов өлкәсендә. Озынлыгы 213 км (Татарстан чикләрендә – 192 км), бассейнының мәйданы 3190 км². Татарстанда төп кушылдыклары: Чабаксар, Саурыш, Баганалы, Әдәм, Вәлүл, Баран, Мораса, Ата, Шыя, Юхмач елгалары. Максималь су чыгымы 702 м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агымы катламы 80 мм. Су юлы бормалы. Су агышы көйләнгән. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 500-700 мг/л. Түбән агымдагы сулъяк ярын Көнбатыш Кама артъягының иң зур урман массивы били. Татарстан республикасының табигать истәлеге (1978).

Кече Чирмешән
География
АТБ Татарстан, Сембер өлкәсе
Ил Россия
Координатлар 54°20'5"тн, 50°1'20"кнч
РДСР 11010000412112100005084
Нинди сулыкка коя Олы Чирмешән Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 3190 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 213 километр Edit this on Wikidata
Карта