Кече Ачасыр (рус. Малые Ачасыры) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл.

Кече Ачасыр
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Түбән Урысбага авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 422505
Карта

Этимология үзгәртү

Топоним татарча кече һәм Ачасыр ойконимы (чуашчадан атасыз) сүзләреннән барлыкка килгән.[2]

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4]

Тарихы үзгәртү

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле.

ХVІІІ — XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә караган, анганчы йомышлы татарлар авылы булып исәпләнгәннәр. якынча Бу чорда халыкның төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек була, 3 җил тегермәне, 2 вак кибет эшли.[5]

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августында Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районнарында.

Хәзерге вакытта Түбән Урысбага авыл җирлеге составында.

Халык саны үзгәртү

2010 елда авылда 70 кеше, 2018 ел 58 кеше яшәгән (татарлар), нигездә пенсионерлар.

Дин үзгәртү

Авылда мөселман мәхәлләсе ХVIII гасырда ук инде булган. XIX гасыр ахырында 50 % чукындырылган дип саналган, әмма мөселман динен тота биргәннәр һәм инде 1897 елда рәсми рәвештә мөселманнар булып исәпләнгәннәр.[6]

1859 елда мәчет булуы билгеле.[7]

1887 елда авылда яңа мәчет төзелә, 1912 елда яңартыла.[5]

ХХ гасыр башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 25 малай һәм 15 кыз белем аган) эшләп килгән.[5]

2017 елның 21 августында яңа Мөршидә мәчете ачыла.[8][9][10]

Хуҗалык итү үзгәртү

1930 елда авылда «Татарстан» колхозы оештырыла. 1958 елдан Түбән Урысбага, Югары Урысбага авыллары колхозлары белән берләштерелә. 2003 елдан «Кызыл Шәрык Агро» акционерлык җәмгыяте эченә кертелә.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. Каталог топонимов Республики Татарстан.
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Онлайн — энциклопедия Tatarica. Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. — Т. 4: М-П. — 768 с.
  6. Населённые места Российской империи в 500 и более жителей : с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г. / под ред. Н. А. Тройницкого. — СПб., 1905. — С. 65.
  7. Списки населённых мест Российской империи. — Вып. 14. Казанская губерния. — СПб., 1866. — С. 82.
  8. Кече Ачасырда «Мөршидә» мәчете ачылды.
  9. Яшел Үзән районында «Мөршидә» мәчете ачылды. 2023 елның 18 апрель көнендә архивланган.
  10. Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылында «Мөршидә» мәчете ачылды.

Әдәбият үзгәртү

  • Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М — Я). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 567 б.
  • Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. — 438 б.
  • Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. — Т. 4: М-П. — 768 с.
  • Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, З. Р. Садыйкова, Т. Х. Хәйретдинова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 б.