Ке́ния (суах. һәм ингл. Kenya), рәсми атамасы — Ке́ния Җөмһүрияте́ (суах. Jamhuri ya Kenya, ингл. Republic of Kenya) — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — Найроби шәһәре.

Кения Җөмһүрияте
Байрак Илтамга
Кения милли һимны
Бәйсезлек көне 1963 елның 12 декабре
Рәсми телләр суахили, инглиз
Башкала Найроби
Идарә итү формасы Президент республикасы
Президент
Премьер-министр
Мваи Кибаки
Раила Одинга
Мәйдан
• Барлыгы

582 650 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

48 468 138 (2017)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

109 703 659 313 $[2] һәм 113 420 008 179 $[2] $
КПҮИ  0,575[3] 
Акча берәмлеге Кения шиллингы
Интернет-домен .ke
ISO коды KE
ХОК коды KEN
Телефон коды +254
Сәгать кушаклары UTC+03:00 һәм Africa/Nairobi[d][4]
Җини коэффициенты 40,8[5]
Балигъ булу яше 18 яшь

Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — Хәбәшстан, көнчыгышта — Сомали, көньяк-көнбатышта — Танзания, көнбатышта — Уганда, төньяк-көнбатышта Көньяк Судан илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта Һинд океаны сулары белән юыла, илнең көнбатышында Виктория күле урнашкан. Илнең уртасында экватор уза.

Демография үзгәртү

Халык саны — 38 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы — 58,8 ел. Этник составка килгәндә, халыкның 22 %-ы — кикуйю, 14 %-ы — лухья, 13 %-ы — луо, 12 %-ы — каленҗин, 11 %-ы камба халыклары тәшкил итә. Халыкның 22 %-ы шәһәрләрдә яши.

Рәсми телләр үзгәртү

Рәсми телләр булып суахили һәм инглиз теле санала, шулай ук җирле телләр дә таралган.

Дин үзгәртү

Дини яктан күпчелек христианнар: 45 % — протестантлар, 33 % — католиклар,

  • 10-11 % — мөселманнар (80 % сөнниләр, 7 % шигыйлар, шулай ук әхмәдияләр, суфичылык вәкилләре һ. б. агымнар).
  • 2010 елда Кениядә Африка җирле ышануларының 3,6 млн тарафдары яшәгән, алар халыкның 8,9 % ын тәшкил иткән.
  • Бәһаи дине тарафдарларының саны 429 мең булган.
  • 2010 елда барлык Һинд дине агымнары тарафдарлары саны 200 мең кеше дип бәяләнгән.
  • 2010 елда яһүдиләр җәмгыяте 400 дән 2400 гә кадәр кешедән торган.
  • 2010 елда Буддизм вәкилләре 350 кеше булган.

Моны да карагыз: Кениядә ислам

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

Административ-территориаль яктан Кения 8 провинция һәм 71 округтан тора. Илдә 100дән артык шәһәр бар дип исәпләнә[6]. Иң Эре шәһәрләр — Найроби (3,4 млн кеше), Момбаса (966 мең кеше), Накуру (284 мең кеше), Элдорет (269 мең кеше), Кисуму (236 мең кеше).

Фотосурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү