Кенесбай Мусаев

тел белгече (СССР, Россия)

Кенесбай Мусаев[1], Кенесба́й Муса́ улы Муса́ев (каз. Кеңесбай Мұсаұлы Мұсаев; 1931 елның 24 марты, СССР, РСФСР, Казакъ АССР, Сыр-Дарья округы, Сузак районы, Кумисти — 2020 елның 26 мае, Россия, Мәскәү[2]) — совет һәм россияле лингвист, төрки һәм СССР (соңрак БДБ) халыклары телләре белгече, филология фәннәре докторы (1969), профессор (1972), Казакъстан Милли академиясе академигы (2003), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2004).

Кенесбай Мусаев
каз. Кеңесбай Мұсаев
Туган телдә исем Кенесбай Муса улы Мусаев
Туган 24 март 1931(1931-03-24)
СССР, РСФСР, Казакъ АССР , Сыр-Дарья округы, Сузак районы, Кумисти
Үлгән 26 май 2020(2020-05-26) (89 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт казакъ
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казакъстан милли университеты[d]
Һөнәре тел галиме
Эш бирүче РФА тел белеме институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Наталья Моисеевна
Балалар уллары Ержигит (1955-1996), Ержан (1956)
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган фән эшлеклесе - 2004 Парасат ордены (Казакъстан)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1931 елның 24 мартында Казакъ АССР Сыр-Дарья округы (2018 елдан Төркестан өлкәсенең Сузак районы) Кумисти аулында колхозчы Муса Шойтановның Урта җөзнең Коңырат (ru) нәселеннән булган казакъ гаиләсендә туган. Әнисе ― Биедилова Ашень Коңгыршунак нәселеннән.

1944 елда Кумисти (Көмешле) авылы җидееллык мәктәбенең алты сыйныфын, 1947 елда Төркестан педагогика училищесын кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны Көньяк-Казакъстан өлкәсе халык мәгарифе бүлеге тарафыннан Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына җибәрелә, ул вакытка 17 яше тулмаган булу сәбәпле, башкала вузына кабул ителми. К. М. Мусаев Казакъстанга әйләнеп кайта һәм 1952 елда С. М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университеты (1991 елдан Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университеты, kk) филология факультетының казакъ теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый[3]. Университетны тәмамлаганнан соң, СССР Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты аспирантурасына укырга керә. Фәнни җитәкчесе ― Эрванд Владимирович Севортян (ru). 1957 елның декабрендә «Хәзерге казакъ телендә фигыльле-исемле төзелмәләр турында» (рус. О глагольно-именных конструкциях в современном казахском языке) темасына кандидатлык, 1968 елның декабрендә «Караим теленең төзелеше» (рус. Строй караимского языка) темасына докторлык гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләр яклый.

1956―1989 елларда ― СССР ФА (соңрак РФ ФА) Тел белеме институтының (ru) аспиранты, кече, өлкән, әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, 1989 елдан — баш фәнни хезмәткәре.

1956―1992 елларда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында беренче тапкыр казакъ, кыргыз, төрекмән, каракалпак, татар, алтай, хакас телләреннән укыта. Ул өч казакъ, ике кыргыз төркемен чыгара, һәр төркем биш ел дәвамында тел өйрәнә. Әдәбият институтын тәмамлаучылар арасында Олжас Сөләйманов, Б. Кайырбәков, Җадыйрә Дарибаева, Муса Мораталиев һ. б. танылган кешеләр бар.

1997 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия Һәм Африка илләре институты төрки филология кафедрасында казакъ телен (икенче төрки тел буларак) беренче укытучы була.

Гаиләсе үзгәртү

  • Хатыны – Наталья Моисеевна Мусаева (1937). Уллары:
  • Ержигит Кенесбаевич Мусаев (1955―1996), А. Н. Северцов исемендәге экология проблемалары һәм эволюция институтының фәнни хезмәткәре, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан өчен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән[4].
  • Ержан Кенесбаевич Мусаев (1956)[5].

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

341 фәнни эш авторы, аерым алганда:

  • О глагольно-именных конструкциях в современном казахском языке (1956)
  • Грамматика караимского языка: фонетика и морфология (1964)
  • Алфавиты языков народов СССР (1965)
  • Караимско-русско-польский словарь
  • Лексика тюркских языков в сравнительном освещении (1975)
  • Опыт совершенствования алфавитов и орфографий языков народов СССР (1982)
  • Лексикология тюркских языков (1984)
  • Языки и письменности народов Евразии (1993)
  • Казахский язык: учебник (2008).
  • Тюрки Центральной Евразии: контакты языков и культур (2002)
  • Синтаксис караимского языка (2004)
  • Морфология пракыпчакского языка 2010)

К. М. Мусаев филология фәненә тел белеменең һәм тюркологиянең гомуми проблемалары, төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы проблемалары өлкәсендәге фәнни хезмәтләре белән зур өлеш кертә. Аның тарафыннан беренче академик «Караим теле грамматикасы», БДБ халыкларының алфавитлары һәм орфографиясе мәсьәләләре буенча беренче гомумиләштерүче хезмәтләр язылган. Профессор Мусаев җитәкчелегендә БДБ халыклары, СССР автоном республикалары телләрендә терминологияне үстерү турында беренче капиталь гомумиләштерүче хезмәтләр язылган. БДБда тел төзелеше проблемалары турында, яңа идеяләр һәм теоретик нигезләмәләр тәкъдим ителгән әдәби төрки телләрне үстерү турында, алтаистика, контактология, синтаксис, фразеология, синхрон грамматика, диалектология, телләр тарихы һ. б. буенча хезмәтләр бастыра. Казакъ телен рус, инглиз, казакъ телле укучыларга укытуда зур тәҗрибә туплаган.

Инглиз теленнән казакъ теленә Библияне, Ron Habbard Dianetics китабын тәрҗемә итүче. 1990-еллар башында Библияне тәрҗемә итү институтында Яңа Гаһедне күп телләргә, шул исәптән ногай теленә, тәрҗемә итү проекты инициаторы була. Яңа Гаһедне тәрҗемә итү нәтиҗәсендә дини терминология сүзлеге эшләнә, ул Карачай-Черкес гуманитар тикшеренүләр институтында К. М. Мусаев катнашында әзерләнгән яңа «Ногай-рус сүзлегендә» дә чагылыш таба.

К. М. Мусаев Россия тюркологлар комитеты рәисе урынбасары, «Российская тюркология» журналының баш мөхәррир урынбасары, азсанлы халыкларның мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча фәнни совет бюросы әгъзасы, Казакъ мәдәниятен саклап калуга ярдәм итү буенча «Қазақ тілі» төбәк иҗтимагый оешмасына нигез салучы һәм аның беренче рәисе, Мәскәү шәһәренең төбәк Казакъ милли-мәдәни автономиясен оештыручы һәм беренче президенты.

«Turk Dil Kurumu» (Төркия, 1988) мактаулы әгъзасы, Габделгазиз Әл-Бабтин премиясе лауреаты (Күвәйт, 1998). Кыргызстанның халык мәгарифе отличнигы (1991). Хуҗахмәт Ясәви исемендәге Халыкара университетның мактаулы профессоры (2002). «Парасат» ордены кавалеры (Казакъстан), СССР, Россия һәм Казакъстан медальләре белән бүләкләнгән.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 172нче бит
  2. obit: Кенесбай Мусаев (1931–2020). Институт языкознания РАН. 2020-05-27 тикшерелгән.
  3. Тадинова, Р. А. К юбилею Кенесбая Мусаевича Мусаева // Урало-алтайские исследования. — Москва, 2011. — № 2 (5). — С. 123—126. — ISSN 2079-1003.
  4. Указ Президента Российской Федерации от 12.03.1997 г. № 218. 2021-07-05 тикшерелгән.
  5. Тадинова Р. А.. Слово о Кенесбае Мусаеве. әлеге чыганактан 2021-07-09 архивланды. 2021-07-05 тикшерелгән.