Кедайняй манарасы

Кедайняй манарасыЛитваның үзәгендә урнашкан Кедайняй шәһәренең үзәк паркы территориясендәге манара. Бу манара Литвадагы ике манараның берсе, икенче манара исә Каунас мәчетендә тора.

Кедайняй манарасы рус генералы Эдуард Тотлебен тарафыннан 1880 елда рус-төрек сугышына һәйкәл буларак корылган.

Манара госманлы архитектура үзенчәлекләренә ия, биеклеге 25 метр, балконы бар. Манара очында ярым ай тора. Әлеге манара Литва архитектура мираслары исәбенә кертелгән.

Манараның көньяк-көнчыгыш диварында төрек телендә язу бар:

ايلدئ زرّين علمه شمسه استغنا بانا
آيت نصر عزيز ا مي ايدر ايما بانا
اين نجه بويله بئ مانند و بيهمتا بانا
قصر جدّين اينرئ شهنشاه بالاجا بانا

طاق ايوان بلندى آسمانه حكيدى
آل عثمك بو ولتخانه وار الفتحيدر
طول عمريله الوب اودنكزيب سلطنت
يازدئ عزت بنده سئ تاريح جبوهر وارينئ

Ишек башында Корәннең Әл-Бәкара сурәсеннән өзекләтә гарәпчә язу эленгән[1]:

‏مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ بِإِذْنِهِ

man ḏā llaḏī yašfaʿu ʿindahu illā bi iḏnihi

Кем Аның ризалыгыннан башка Аның каршына килер?


Искәрмәләр үзгәртү