Качыр үләне (лат. Oenothera L., 1753[1][2]) — кырлыганчалар семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы

Качыр үләне
Сурәт
Халыкара фәнни исем Oenothera L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Onagroideae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Pachylophus[d]
Таксономик төр O. biennis[d]
Цвет цветков сары
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=8398[7]
 Качыр үләне Викиҗыентыкта

Таралуы үзгәртү

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Икееллык качыр үләне (O. biennis) сирәк кенә барлык районнарда очрый, кисек яфраклы качыр үләне (O. laciniаta) һәм кызыл сабаклы качыр үләне (O. rubricaulis) — сирәк төрләр. Чүпле урыннарда, тимер юллар һәм гадәти юл буйларында үсә.

80 нән артык төре билгеле, аларның күбесе Американың урта зонасында үсә. Казакъстанда ике бер төре (O. biennis) бар, ул Балхаш-Алакүл уйсулыгында, Или елгасы буйларында, Кунгей тауларында, юллар буенда, сары балчыклы җирләрдә үсә.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

30-100 см биеклектәге икееллык үсемлек. Сабагы туры, өске өлешендә азрак кырлы. Кызыл сабаклы качыр үләне сабагының кызыл төстә булуы белән аерыла. Яфраклары чиратлашкан, уемтылы-тешле яки каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре эре, аксыл сары, хуш исле, озын чәчәк сапларында, чуксыман чәчәк төркеменә җыелган, ешрак кич белән ачыла; төнге күбәләкләр белән серкәләнә. Җимеше — цилиндрик формадагы дүрт оялы тартмачык. Июнь-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрь-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.Орлыклары күп санлы, вак, кара-көрән төстә[8].

Кулланылыш үзгәртү

Икееллык качыр үләнендә дуплау һәм минераль матдәләр, органик кислоталар, крахмал бар; халык медицинасында тамыр төнәтмәсе туберкулезны дәвалаганда, шулай ук яраларны юдыру өчен кулланыла. Яфракларыннан ясалган төнәтмә көзән җыеру вакытында ярдәм итә.

Барлык төрләре дә декоратив, баллы үсемлек.

Яшь тамырларын кайвакыт ризык итеп кулланалар. Орлыкларыннан олифа әзерләү өчен яраклы май алалар. Аны еш кына матур хуш исле чәчәкләре аркасында декоратив үсемлек буларак үстерәләр[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 53(2) / мөхәррир Ч. Цзяжуй — 2000.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. Качыр үләне. Tatarica энциклопедиясе.
  9. Казакъ энцклопедиясе