Катра Мишши (чуаш. Кăтра Мишши, паспортта: Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич, (1911 елның 6 ноябре, Югары Панклеи, Ядернә өязе, Казан губернасы — 1944 елның 6 марты, Тернополь шәһәре, Украина) - чуаш прозаигы. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1962 елдан, үлгәннән соң).

Катра Мишши
Туган 6 ноябрь 1911(1911-11-06)
Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 6 март 1944(1944-03-06) (32 яшь)
Украина
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре язучы

Тормыш юлы үзгәртү

Катра Мишши 1911 елның 6 ноябрендә хәзерге Чуваш Республикасының Моргауш районы Югары Панклеи авылында туа.

1929 елда Тиуш авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Аннан Чабаксар педагогика техникумында (1932) һәм Чабаксар педагогия институтында (1938) белем ала.

1938-1940 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.

Балалар укыткан, Чуваш китап нәшрияты редакторы булып эшләгән.

1941 елда үз теләге белән фронтка китә, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1944 елның 6 мартында Тернополь шәһәрен азат иткәндә сугышта һәлак була.

Иҗады үзгәртү

Беренче хикәясе 1932 елда «Сунтал» журналында дөнья күрә.

1932-1941 елларда газета һәм журналларда аның 20дән артык сәнгать хикәяләре басылып чыга. Иң танылганнары:

  • «Парне» (Бүләк).
  • «Элек» (Артка).
  • «Виç алă» (Өч куллы).
  • «Уйăх ансан» (Ай ярылса).
  • «Татăлнă ĕмĕт» (Өзелгән өмет).
  • «Сисĕм» (Сизгерлек).
  • «Туслăх» (Дуслык).

Әдәбият үзгәртү

  • Юман, А. Кăтра Мишши / А. Юман // Канаш (Ульяновски обл.). — 1996. — 16 нояб.
  • Юрьев, М. Вăл пурнăçпа тан утнă / М. Юрьев // Ялав. — 1966. — № 6. — С. 29-31.
  • Юрьев, М. Гражданин-патриот / М. Юрьев // Тăван Атăл. — 1971. — № 11. — С. 24.
  • Ялкир, П. Ку 65 çул каялла пулнă / П. Ялкир // Çамрăксен хаçачĕ. — 1999. — 4 çĕртме (№ 21). — С. 9.
  • Абрамов, В. А. Ктра Мишша (Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич) / В. А. Абрамов // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2008. — Т. 2 : Ж-Л. — С. 377.
  • Афанасьев, П. Ктра Мишша (Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич) // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. — Чебоксары, 2006. — С. 218.
  • Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич (Ктра Мишша) // Моргаушский край. Краткая энциклопедия. — Чебоксары, 2002. — С. 78.
  • Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич (Ктра Мишша) // Энциклопедия чувашской журналистики и печати. — Чебоксары, 2014. — С. 230.
  • Ялгир, П. Ктра Мишша (Кудрявцев-Ильин Михаил Ильич) // Ялгир, П. Литературный мир Чувашии / П. Ялгир. — Чебоксары, 2005. — С. 52-53.

Чыганаклар үзгәртү